Мөхтәсибләр белән очрашулар уза

19 июнь 2018 ел 11:58
Мөхтәсибләр белән очрашулар уза

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның кушуы буенча Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Диния нәзарәтендә Апас һәм Лениногорск районнары мөхтәсибләре белән эшлекле очрашулар уздырды.

Очрашу барышында Мирхәт хәзрәт Җамалиев үткән Рамазан аена нәтиҗәләр ясады. “Көн саен Апас районы буенча дүрт меңнән артык кеше ифтар мәҗлесләрендә катнашты, 55 мәчеттә тәравих намазлары укылды. Төркиядән килгән Коръән-хафиз белән районның егермедән артык мәчетендә булдык”, – диде Мирхәт хәзрәт. Ул шулай ук Мансур хәзрәт белән Апас мөхтәсибәтендә имамнарга шәһадәтнамәләр тапшыру көнен билгеләү турында сөйләште.

Лениногорск мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин да райондагы дини вәзгыять белән таныштырды. Мөфти урынбасары Диния нәзарәтенең чираттагы Пленумын Лениногорск шәһәрендә үткәрү теләге барлыгын җиткерде һәм шушы чарага әзерлек буенча эш башларга килештеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана