Мөфти КИУның чыгаралыш кичәсендә булды

21 июнь 2018 ел 12:02
Мөфти КИУның чыгаралыш кичәсендә булды

Бүген Казан ислам институтында чыгырылыш кичәсе булып узды. Биредән быел 67 дипломлы белгеч чыкты. Алар белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да күрешеп очрашты. "Чыгарылышларның" 13 кешесе университетны кызыл дипломга тәмамлый. Шунысы да игътибарга лаек: хатын-кызлар һәм ирләр төркемнәре кеше саны буенча бертигез диярлек.  Үзенең тәбрикләү сүзләрендә мөфти хәзрәтләре белем алуның әһәмияте турында сөйләде һәм алган дипломнарда тукталып калмаска өндәде: 

- Пәйгамбәребез  Мөхәммәд ﷺ әйткән: "Галимнәрдән тыш барысы да юкка чыгачак. Алар да юкка чыгачак, гамәлләрен үз белемнәреннән чыгып кылмаса. Һәм шундый бәндәләр дә юкка чыгачак, әгәр дә гамәлләрен Раббыбыз ризалыгы өчен ихластан башкармаса". Алынган диплом - ул бары кеше укый башлаган дигән билге генә. Гомер буе белем алып яшәргә кирәк. Раббыбыз шушы юлда тырышлыкларыгызны кабул итсен һәм аны дәвам итәргә насыйп әйләсен.

Мөфтинең урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин үз чиратында белем йорты чыгарган белгечләрнең югары дәрәҗәдәге әзерлекләрен ассызыклап үтте: "КИУның көндезге бүлеген тәмамлаучылар Болгар ислам академиясенә укырга керерлек белемнәре бар! Бездә укып чыккан кадрлар Россиянең төрле төбзкләрендә эшли. Алар җаваплы урыннада йөзебезгә кызыллык китермичә хезмәт куя. Без дин әһелләрен генә түгел, татар мөселман зыялыларын әзерләү өстендә эшлибез. Һәм безнең вузны тәмамлап чыгучылар белемнәре һәм үз-үзләрен тотышлары белән дин кардәшләребезгә һәм башка дин вәкилләренә үрнәк булып тора, дәгъват күрсәтә.  

Мәртәбәле кунаклар арасында шулай ук ТР Президенты Аппаратының эчке сәясәт Департаменты киңәшчесе Айнур Солтанов та бар иде. Ул дин белгечләренең бүгенге көндә дини оешмаларда гына түгел, башка чиктәш өлкәләрдә дә кирәклеге турында сөйләде.   

Алга таба сүз тантананың сәбәпчеләре - Казан ислам университетын тәмамлаучыларга тапшырылды. Барлык укып чыгучылардан исеменнән 77 яшьлек Әмирҗан хәзрәт Якупов чыгыш ясады. Ул остазларга рәхмәт әйтте һәм курсташларын укуны дәвам итәргә чакырды. 

Быел Казан ислам университетын көндезге бүлектә укып чыгып 9 кеше тәмамлады, кичке бүлекне 10 кеше, читтән торып уку бүлеген 48 кеше тәмамлады. Университет өчен алар - 7нче чыгарылыш.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана