Буада җәйге  дини курслар башланып китте

22 июнь 2018 ел 08:39
Буада җәйге  дини курслар башланып китте

22 июннән  Буаның “Хаҗилар” мәчетендә җәйге курслар башланып китте.  Иртәнге якта балалар Коръән укырга, язарга, намаз тәртипләренә өйрәнәләр. Өйлә намазыннан соң, балалар мәчет янындагы спорт мәйданчыгында футбол уйныйлар. Курслар ай ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Гомумән, Татарстан мәчетләрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен дин һәм дини тәрбия бирү буенча җәйге чаралар уздырыла. Сабыйларга ислам нигезләре һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча дәресләр, саф һавада актив уеннар, викториналар, бәйгеләр, табигатькә чыгу һәм мәдәни - белем бирү программасы оештырылачак. Мисал өчен, Казанның "Тынычлык" мәчетендә "каникуллар" 2 июльдән алып 8 июльгә кадәр булачак. Анда катнашырга 6-15 яшьлек малайлар чакырыла. Кыз-балалар өчен чаралар 9-14 июль көннәрендә узачак. Көн дәвамында 8.00 дән алып 18.00 сәгатькә кадәр балалар белән тәҗрибәле тәрбиячеләр һәм мөгаллимнәр эшлиячәк. Чараларда катнашу түләүле: 1000 сум. Әлеге суммага өч тапкыр ашау да каралган. Сораулар белән 8904 767 81 61 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

Апанай мәчете дә балалар өчен мавыктыргыч программа әзерләгән. Биредә сменаның дәвамлылыгы ике атнаны тәшкил итә. Язылу өчен телефон: 8-917-297-78-42 (Администратор Нәсимә Емельянова). 

Барлыгы исә Татарстанда җәйге ял һәм балалар өчен чаралар 100-дән артык мәчеттә оештырылачак. Шул исәптә: Казанда, Әгерҗе, Бөгелмә, Югары ослан, Ютазы, Зәй, Буа, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Яр Чаллы, Норлат, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Чистай, Актаныш, Әлки һәм башка мөхтәсибәтләрдә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана