Татарстан мөфтие: "Ислам һәм татар дөньясы" Концепциясе онытылып барамы?"

29 июнь 2018 ел 10:02
Татарстан мөфтие: "Ислам һәм татар дөньясы" Концепциясе  онытылып барамы?"

  Бүген "Реальное время" интернет-газетасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның чираттагы мәкаләсе дөнья күрде. Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы якынлашу уңаеннан хәзрәт шушы ук чарада 2013 елда кабул ителгән мөһим бер документны искә ала. Сүз "Ислам һәм татар дөньясы" Концепциясе турында бара.

Ислам һәм татар дөньясы... Моннан биш ел элек шушы исемдә бөтен татар халкы өчен нигезле, тамырлы документ кабул ителә, - дип башлый үзенең язмасын мөфти хәзрәт. - Татарстан үзе өчен иҗтимагый, икътисади-сәяси юнәлешләрен билгеләлән иде инде, ә менә аның рухи үсеш үзенчәлекләрен һәм юлларын нәкъ менә «Ислам һәм татар дөньясы» концепциясе ачыклап күрсәтә. 

Бүгенге көн күзлегеннән чыгып әлеге Концепцияне тормышка ашыруның нәтиҗәләре турында сүз алып барырга мөмкинме? Мөгаен, иртәрәктер. Әмма якынлашып килүче Татар дин әһелләренең Корылтае алдыннан татар җәмәгатьчелегенә үзебезнең рухи юнәлешләребез турында кабат искә төшерү артык булмас - кайвакытта алар онытылган дигән фикер туа, кызганычка каршы.    

Шулай итеп, 2013 елның маенда Казанда Татар дин әһелләренең IV Бөтенроссия Корылтае булып уза. Әлеге мәртәбәле чарада "Ислам һәм татар дөньясы" Концепциясе кабул ителә - аны ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте, Россия ислам институты һәм Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты белән берлектә эшли. Әлеге мөһим документта нигездә ятучы дини илаһият һәм социаль мәсьәләләр урын алган. Концепциядә традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалауга, татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен, бөек татар галимнәре һәм узган гасырларның дин әһелләре мирасын саклауга зур игътибар бирелә. 

Мин ышандыра алам: Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте соңгы берничә елда үз эшчәнлеген шушы документта чагылыш тапкан стратегиягә нигезләнеп алып бара. Әйтергә кирәк, бу стратегия - имамнар, галимнәр, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре, әйдәп баручы шәхесләрнең, милли һәм рухи лидерларының уртак хезмәт җимеше. Шуңа күрә мөфтиятебез башкарган эшнең һәм башлангычларының муафыйклыгында,  чыгарылган теге яки бу карарларның мантыйклыгында шикләнеп, фетнә кабартып бәхәс чыгаручылар мине гаҗәпләндерә. Аларга бер генә сорау бирәсе килә: сез  "Ислам һәм татар дөньясы" Концепциясе белән танышмы соң? Үземнең мәкаләдә мин укучыларга уңайлы булсын өчен шушы күләмле документтан кайсыбер мөһим өлешләрен кыскартып китерәм. Сез күрерсез ки, андагы тезислар бүгенге көн өчен актуаль дип кенә әйтү дә дөрес булмас, алар үз әһәмиятен мәңге югалтмаячак!

Мисал өчен, «Хәзерге заман татар-мөселманнары динне эзәрлекләү елларын үз башларында кичерүгә карамастан, аннан "чиста" Ислам таралуына карамастан, матуридитлар булып калуын дәвам итәләр, һәм аларның ата-бабалары Сөнни - Ислам күзлегеннән караганда дөрес юлда бул­ган, аңлы рәвештә хәнәфичелек һәм матуридичелек юлын сайлаган дип аңлыйлар», — диелә документта. Күргәнегезчә, татарлар арасында дин мәсьәләсендә башка бернинди агымнар турында сүз бармый. Хәнәфилек, башка мәзхәбләрдән аермалы буларак, күпмилләтлелек һәм күпдинлелек шартларында формалашканга күрә, Россиядәге чынбарлыкка, мондагы көнкүрешкә иң тулы рәвештә туры килә торган мәктәп булып кала бирә. Соңгы вакытта еш кына кешеләрне аларның карашлары өчен эзәрлекләү турында ишетелә. Шул нисбәттән Концепциядә, алдан белгән шикелле, ап-ачык фикер китерелә: "Әгәр дә карашлары җәмгыятькә, аның иминлегенә зыян китерми икән, кешеләрне аларның карашлары өчен тәнкыйтьләргә ярамый".  Шул ук вакытта документ мондый нәтиҗә чыгара: "Татар-мөселманнар арасында аңлашылмаучанлык, та­выш-гауга, каршылыклар китереп чыгармас өчен Хәнәфиләр мәзһәбен тотарга кирәк. Шул ук вакытта, йола-кануннарны үтәгәндә бер мәзһәбне тану, татар-мөселманнарны бергә туплаячак һәм ул аларның берлеге билгесе булачак". 

Ел саен татар мөселман өммәтендә бер үк сораулар туа: Мәүлид һәм Сабантуйны уздыру һәм исламга бернинди катнашы булмаган милли гореф-гадәтләрне үтәү дөресме? Бу хакта да Концепция безгә җавап бирә: 

«Шәригатькә каршы булмаган, Исламны кабул иткәч тә татар­лар тарафыннан үтәлеп килгән исламгача яшәгән традицияләр, Әбү-Хәнифә мәзһәбе буенча гореф-гадәт өлкәсенә караган гамәлләр бу­ларак рөхсәт ителә. Дингә һәм акыл эшчәнлегенә каршы куелмаган гореф-гадәт, йола-кануннар, Шәригать өчен дөрес дин табыла һәм ху-планыла. Коръән үзе хокукның бу чыганагын дәлилли: ("...Аллаһудан куркыгыз, аның хөкемнәренә хыйлафлык кылудан сакланыгыз! Яхшы белегез, Аллаһы сезнең кылган эшләрегезне күреп күзәтүче" 2:233)", "(4:6)" . Шәригатькә нигезләнгән мөселман гореф-гадәтләре һәм бил­геле бер дини гамәлләр, дингә яңалык кертү (бидгат) дип исәпләнә алмыйлар. Шуңа күрә, дәгъват гыйлеме ягыннан караганда, әйтик, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган көнен - Мәүлидне, әти-әнисе Габдул­ла белән Әминәнең никахлашу көнен - Рәгаибне бәйрәм итү, вафат булганнар рухына багышлап аерым аятьләр һәм догалар уку, ашлар үткәрү, догалык белән бөти тагудисбе куллану, Коръән мәҗлесләре җыю, изгеләрнең каберенә зиярәт кылу кебек гамәлләрне тыярга, яисә аларны дингә яңалык кертергә тырышу дип санарга ярамый. Мон­дый бәйрәмнәр вакытында Аллаһы Тәгалә үзенең мөэминнәренә ае­рым бер рәхим-шәфкатен ача. Бу вакытларда мөселманнар Мөхәммәд Пәйгамбәрне (с.г.в.)аларга җибәргән Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате итеп олылап искә алалар". 

Документта суфичылык үсеше мәсьәләсе дә каралган: аны гаделсез рәвештә бүген секталар белән чагыштыралар һәм аңа Татарстанда урын юк, дигән фикерне алга сөрәләр. Югыйсә, традицион суфичылык мәктәбе экстремизм һәм радикализмга каршылык күрсәтүдә, кешелеклелек идеяләрен һәм мәдәниятләр арасындагы үзара аралашуны ныгыту эшендә зур көчкә ия. Суфичылык - Россиядәге традицион исламның аерылгысыз бер өлеше. Суфизмның бай гореф-гадәтләре Идел буе һәм Төньяк Кавказның мөселман халыкларына бик хас. Зәйнулла ишан Рәсүлев, имам Шамил, Шиһабедтин Мәрҗани, Таҗетдин Ялчыгол, Мәхмүт әфәнде, Габдерәхим Утыз-Имәни, Галимҗан Баруди, Курсави һ.б. - болар Россия суфичылыгының бөек галимнәр йолдызлыгына кергән берничә исем генә! Россия суфичылыгы вәкилләре мөселман өммәтенең иң алдынгы карашлы һәм ватанпәрвәр шәхесләреннән саналган. Бөтен традицион татар дини илаһияте теге яки бу рәвешле суфичылыкның дустанә гореф-гадәтләре белән бәйле. Суфичылык яшьләр өчен чып-чын альтернатива булып тора алыр иде, чөнки аның идеяләре сабырлыкка, башка дин әһелләренә карата ачык мөнәсәбәткә, бер-береңә хөрмәткә чакыра. Болар исә кешелек кыйммәтләренең төп өлеше һәм рухи тәртип һәм хәйриянең чыганагы булып тора.  «Суфичылык (тасавуф) һәм аның гореф-гадәтләре татар җирлегенә Ислам белән бергә килде", - дип ассызыклана документта.

Концепция милли сорауга карата да тулысынча дини алымны чагылдыра. Төп принцип булып биредә «илаһи күзаллау концепциясе» тора: Аллаһы тәгалә тарафыннан булдырылган һәрнәрсә кеше тырышлыгы белән генә үзгәртелә алмый, димәк, кешеләрнең «кабилә һәм халыклар» берләшмәсе мәңгегә һәм үзгәрешсез калачак. «Татар җәмгыятендә милли идеяләр ислам белән бик тиз берләшә һәм диннең позициясен ныгытуга ярдәм итә һәм бер үк вакытта милли мәдәниятнең иммунитетын көчәйтә». Шул сәбәпле, ТР мөселманнары Диния нәзарәте үз өстенә татар халкының милли тәңгәллеген саклап калу миссиясен алды. Бөек Мәрҗани һич ялгышмаган: «Ислам татар милли киемнәре, милли гореф-гадәтләре һәм милли теле ярдәмендә сакланып кала». Күргәнегезчә, исламда милләтләр юк, дигән санаучыларның аргументлары  нигезсез.

Моңа кадәр төрле яктан һәм тирәнтен дәүләти-конфессиональ һәм дини-дөньяви мөнәсәбәтләрне билгеләгән һәм регламентлаган  охшаш документ булмаган. Тик, «Ислам һәм татар дөньясы» концепциясендә төгәл язылган: «Дөньяви дәүләтне динсез дәүләттән аера белергә кирәк. Дөньяви дәүләт төрле дини берләшмәләр хезмәттәшлек итә ала һәм мөэминнәргә ярдәм омтыла». Күп милләтле һәм күпконфессиональ республика һәм ил өчен тагын нинди дәүләт төре булырга мөмкин?! Иҗтимагый киңлекнең  дөньявилыгы Ватаныбыз гражданнары өчен уртак тормышны максималь рәвештә гадел һәм уңайлы итә.

Игелекле Коръән безнең карамагыбызга түбәндәге принципны бирә: «Әй, мөэминнәр, Ходайга, Пәйгамбәрләребезгә (сг.в.), рәсүлебезгә итагать итегез» (4:59), ягъни хакимияттә баш булучыларга.

Хәзерге заман җәмгыятендә мультикультурализмны һәм башка дингә карата тискәре мөнәсәбәттә булу, мәдәни төрлелекне кабул итмәү Россиядә ислам үсешенә тоткарлыклар тудыру һәм нокта кую дигән сүз. «Мөселманнар иҗтимагый тормышка иярү өчен барлык тырышлыкларын куярга тиешләр, — диелә концепциядә. — Заманча биниһая төрле мәдәниятләр дөньясы көндәшлеккә сәләтле идеологияләр дөньясы. Биредә тупас көч, агрессия, яисә читләшү юлы белән түгел, ә кешелеклелек кануннарын нигез итеп алып җиңүгә ирешеп була. Бары тик конкуренциягә каршы торырлык, сынатмас­лык карарлар Исламны хәзерге дөнья шартларында үсештә, уңышлы идеологиягә ирештерергә мөмкин».

ТР мөселманнары Диния нәзарәте нәкъ менә көндәшлеккә сәләтле, ихтыяҗга лаек һәм уңышлы идеологияне үстерә. Россиянең Идел-Урал территориясендә барлык мөселман руханилары татар дин әһелләре булу сәбәпле үз эшләрендә «Ислам һәм татар дөньясы» концепциясен кулланулары алар өчен бик урынлы һәм файдалы булыр иде.

Өстәвенә, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан «Россия рухи киңлекләре суверенитетын» тәэмин итү өчен беренчел бурычлар сыйфатында Россия мөселманнарының дини гореф-гадәтләрен һәм мирасын яңадан торгызу, безнең өчен традицион булган исламның абруен кайтару, традицион исламның хәнәфи мәзһәбе һәм матуриди гакыйдәсе нигезендә ватан ислам дини гыйлем мәктәпләрен яңартуны кую тора.  

Ягъни документта бөтен татар халкы өчен мөһим булган мәсьәлә турында сүз бара.

 Камил хәзрәт Сәмигуллин

Язма белән тулысынча монда танышырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана