Татарстан мөселманнары башлыгы Төркиянең мәчет каршындагы балалар өчен курслар эшчәнлеге белән танышты

05 июль 2018 ел 15:04
Татарстан мөселманнары башлыгы Төркиянең мәчет каршындагы балалар өчен курслар  эшчәнлеге белән танышты

Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядә Анталия мөфтие Осман Артан белән очрашты. Татарстан һәм Төркия мөселманнары башлыклары мөселман мәгарифе системасының үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аеруча Камил хәзрәтне Анталиянең мәчет каршындагы балалар өчен курсларның эшчәнлеге һәм тәҗрибәсе кызыксындырды. Осман бәй билгеләп үткәнчә, әлеге курслар өчен укытучыларны өч ай дәвамында махсус әзерлиләр. Камил хәзрәт үз чиратында ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан җәйге чорда мәчетләрдә балалар һәм яшүсмерләр өчен дини белем һәм тәрбия бирү кысаларында ел саен оештырыла торган традицион чаралар турында сөйләде. Җәйге яллардагы чаралар ислам нигезләренә өйрәтү һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган дәресләрне үз эченә ала, саф һавада актив уеннар, викториналар үткәрү һәм конкурслар оештыру, табигатькә сәфәр кылу һәм мәдәни-агарту программасына юнәтелгән. Әйтик, «Тынычлык» мәчетендә 6-15 яшьлек мөселман егетләре өчен шундый чаралар 2 июльдән башланып китте. 9 июльдән исә чара яшь мөслимәләр өчен дәвам итәчәк. Көн дәвамында балалар һәм яшүсмер мөселманнар белән тәҗрибәле педагоглар һәм тәрбиячеләр шөгыльләнә. Гомумән, Татарстанда балалар өчен җәйге ял чаралары 100дән артык мәчеттә алып барыла: шул исәптән Казан, Әгерҗе, Бөгелмә, Югары Ослан, Ютазы, Зәй, Яшел Үзән, Буа, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Яр Чаллы, Норлат, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Чистай, Әлки, Актаныш һәм республиканың башка мөхтәсибәтләрендә оештырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана