Чабаксарда федераль сабантуй үтте. Чиратта - мөселман балалар сабантуе

07 июль 2018 ел 11:57
Чабаксарда федераль сабантуй үтте. Чиратта - мөселман балалар сабантуе

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Чуашстан Республикасында. Биредә ул Татарстан Республиасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә рәсми делегация составында Чабаксарда уза торган федераль сабантуйда катнашты. Бәйрәм ике республиканың иҗади коллективлары катнашында бай мәдәни программа һәм милли көрәш буенча ярышлар белән куандырды.

Федераль дәрәҗәдәге тагын бер Сабантуй 15 июльдә Балтач районында узачак. Бөрбаш авылында мөселман балалар сабантуе уздырылачак. Бик күп кунаклар, хөкүмәт вәкилләре, дин әһелләре, күренекле шәхесләр катнашында уздырыла торган әлеге күркәм чара быел унберенче тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла. Сабантуйда шулай ук чит төбәкләрдән дә мөселман дини оешма вәкилләре: Ульян, Самара, Киров өлкәсе, Мари Эль, Чувашия республикалары мөселманнарының да кунак булуы көтелә. Сабан туена килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан булалар. Өйлә вакыты җиткәч җәмәгать белән намаз укыла. Узган елны бәйрәмгә килгән кунакларны сыйлау өчен ун чиләкле ун казан пылау пешерелде.

Сабантуй балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, шигырьләр белән үрелеп барачак.

Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар оештыру каралган. Барлыгы төрледән-төрле 17 ярыш оештырылачак. Моннан тыш, 35, 50, 65 килограммга кадәрге һәм аннан югарырак үлчәү категорияләрендә балалар арасында көрәш бәйгесе булачак. Абсолют батырга скутер, башка җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.

Башлана сәгать 10.00-да (Балтач районы, Бөрбаш авылы).

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана