Мөфти - Актанышта: ул мөселман сабантуенда катнашты, балалар белән аралашты һәм район җитәкчеле белән очрашты

08 июль 2018 ел 13:49
Мөфти - Актанышта: ул мөселман сабантуенда катнашты, балалар белән аралашты һәм район җитәкчеле белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Актаныш мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул берничә очрашуда һәм мөселман балалар сабан туенда катнашты. Иң беренче чиратта мөфти хәзрәтләре Актаныш районының башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов һәм имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин белән күреште. Киңәшмә барышында райондагы дини вәзгыять турында фикер алыштылар, мөхтәсибәтнең эшчәнлеген бәяләделәр һәм берничә уртак башлангычларны тормышка ашыру мөмкинлеген карадылар. 

Моннан тыш, Камил хәзрәт "Бүләк" исемле балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү лагере сменасының мәртәбәле кунагы да булды. Әлеге лагерь кысаларында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм республиканың төрле районнарыннан мәктәп укучыларын бергә җыйнап, туган телгә мәхәббәт уяту, телне тагын да камилрәк өйрәтү буенча эш алып барыла.  Быел Актанышның "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагеры җәй дәвамында 600 баланы кабул итәчәк. Камил хәзрәт лагерь биләмәләре һәм ял итүчеләрнең тору шартлары белән танышты, шулай ук балалар белән татар телендә аралашып алды: аларга вәгазь сөйләде, сорауларга җавап бирде. 

Әмма Актаныш районына эшлекле сәфәрнең иң мөһим өлеше булып мөселман балалар сабантуе торды. Бәйрәм бай милли-мәдәни программа, күпсанлы татар халык ярышлары һәм җәмәгать белән намаз уку белән аерылып торды. Балаларны бүләкләр һәм корәш, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, баганага менү, капчык сугышында катнашу һәм башка ярышларда катнашу мөмкинлеге куандырды. Гомумән, мөселман балалар сабантуе аларны татар халкының асыл мәдәни йолалары белән таныштырды. Сабантуйны Актаныш мөхтәсибәте оештырды. Камил хәзрәт бәйрәмнең кунакларын сәламләде, район җитәкчелегенә шушы чарага ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде һәм мәйданда җәмгыять белән намазны үткәрде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана