"Зәкят" Фонды ашыгыч рәвештә акча җыюны игълан итте

09 июль 2018 ел 09:39
"Зәкят" Фонды ашыгыч рәвештә акча җыюны игълан итте

Диния Нәзарәтенең "Зәкят" Хәйрия фонды ашыгыч рәвештә 4 яшьлек Кенар Абилгасановка акча җыюны игълан итте. Кенар - Әзербәйҗан гражданины, шуңа күрә аңа түләүле медицина хезмәте күрсәтелә. Сабыйның гомере хәзерге вакытта зур куркыныч астында калган - аның тумыштан зәгыйфь йөрәгенә тиз арада операция таләп ителә. Кенар начар ашый, тиз арый, авыр сулый. Башка сүзләр белән әйткәндә, үпкәләренә кан үтеп керә. Операция аны сәламәтләндерә ала. Моның өчен 300 000 сум күләмендә акча кирәк. Кенарга ярдәмне 7715 кыска номерына ЗАКЯТ сүзе язып смс җибәреп, яки СБ картасына акча күчереп күрсәштеп була. Карта номеры: 639002629014626229 (Карта Альметова И.М.). Кенарның язмышына битараф калмыйк!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана