"Мозаффария" мәктәбен төзекләндерүгә 400 000 сумнан артык акча җыелды

09 июль 2018 ел 11:39
"Мозаффария" мәктәбен төзекләндерүгә 400 000 сумнан артык акча җыелды

Татарстан Диния Нәзарәтенең кызлар өчен "Мозаффария" мәктәбе проекты киң җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятту. Халык ярдәме белән, татар теле һәм өммәт язмышына битараф булмаган мөселманнарның активлыгы нәтиҗәсендә бүгенге көндә проектны тормышка ашыру өчен 400 000 сумнан артык акча җыелды. Мәктәп бинасын төзекләндерү эшләрен алып баруның гомуми бәясе 4 320 сумны тәшкил итә. Акча җыю дәвам итә. 

Казанда кызлар өчен “Мозаффария” мәктәбе проектын тормышка ашыру буенча эшне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлап җибәрә. Акча Сара Садыйкова урамы, 6/22 йорт адресы буенча урнашкан тарихи бинага төзекләндерү эшләрен башкару өчен җыела. Проектка үз өлешен һәркем кертә ала. Ярдәмне берничә ысул белән күрсәтергә мөмкин: һәм Сара Садыйкова урамы, 6/22 йорт адресы буенча урнашкан тарихи бинага төзекләндерү эшләрен башкару өчен акча җыюны дәвам итә. Проектка үз өлешен һәркем кертә ала. Ярдәмне берничә ысул белән күрсәтергә мөмкин: 

1. HalalStarter платформасы аша. Моның өчен: сылтама буенча керергә – «Поддержать проект» дигәнгә басарга, ярдәм өчен теләгән сумманы кертергә кирәк. Биредә үк мәктәп проектын тормышка ашыру буенча финанс чаралары җыелу турында мәгълүмат бирелеп барылачак.

2. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды аша. Моның өчен акчаны 5336 6900 3516 7669 номерлы Сбербанк картасына күчерергә (карта Альметов И.М. исемендә)  яки 3116 номерына kazan сүзе белән ярдәм күрсәтү суммасын язып смс, мисал өчен, kazan 500, юлларга мөмкин. 

3. Акчаны шулай ук түбәндәге исәп-хисап счетына акча күчерергә мөмкин:  

Банк ВТБ (ПАО) в г. Нижнем Новгороде

БФ «Закят» 16550688682

БИК 042202837

КОРР. СЧЕТ 30101810200000000837

КОД ОКПО 50330799

ИНН 7702070139

КПП 526002001

ОГРН 1027739609391

Расчетный счет 40703810525240000135

“Мозаффария” мәктәбе Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән тормышка ашырыла. Мәктәп алдында татар халкына исламның асыл кыйммәтләрен һәм милли гореф-гадәтләрне саклап калырдай булачак әниләрне - кызларны тәрбияләү максаты тора. Хатын-кыз - милләтнең йөзе, гаиләнең җаны, терәге, нуры һәм җылысы.  Ул - ана. Һәр милләт үзенә яшәү көчен гаиләдән таба, гаиләдә - киләчәккә агып баручы чишмәнең башы. Татарстан мөфтияте "Мозаффария" мәктәбен торгызуга шуларны истә тотып керешә. Бүгенге көндә Казан шәһәре “Татар телендә белем бирүче урта гомуми “Мозаффария” мәктәбе” гомуми белем бирүче шәхси оешмасы татар телендә белем бирүче урта гомуми белем бирү мәктәбе” юридик теркәлү узды, аның мәгариф эшчәнлеге концепциясе тәкъдим ителде һәм Сара Садыйкова урамы, 6/22 йорт адресы буенча урнашкан тарихи бинага төзекләндерү ясарга килешенде. 

Шуны исебездән чыгармасак иде: сәдаканың иң әҗерлесе — җәрия, ягъне мәңгелек сәдака. Моңа кое казыту, мәчет-мәдрәсәләр, мөселман мәктәпләре төзетү, китап бастыру, Коръән уку дәресләре оештыру һәм мохтаҗларга ярдәм итү керә. Хәдис-шәрифтә китерелә: «Кеше вафат булганнан соң, барлык гамәлләреннән өзелә, ләкин аның өч төрле гамәле файда китерәчәк: 1) сәдакател-җәрия, ягъни кеше үлгәннән соң да файда китерә торган сәдака; 2) башкаларга биреп калдырылган белем; 3) балаларының догалары (Мөслим).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана