Казанда авыру балалар һәм аларның гаиләләренең мәсьәләләрен күтәреп чыгачаклар

09 июль 2018 ел 12:55
Казанда авыру балалар һәм аларның гаиләләренең мәсьәләләрен күтәреп чыгачаклар

10 июль көнне Казанның Коммерцияле булмаган оешмалар йортында "Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның гаиләләренә күпьяклы ярдәм. Проблемалар һәм чишү юллары" дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узачак. Җыелышны "Зәкят" Хәйрия фонды һәм ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте  үткәрә. Очрашу барышында бүген көн кадагында булган авыру балаларның тормыш сыйфатларын яхшырту һәм тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралачак. Түгәрәк өстәл эшендә җирле хакимият вәкилләре, хәярия фондлары, ата-аналар катнашачак. Мисал өчен, ТР сәламәтлекне саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, Анжела Вавилова исемендәге фонд җитәкчесе Владимир Вавилов, "Нечкәбил" конкурсы җитәкчесе Изольда Жуйкова, "Забота" инвалид балаларның ата-аналарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Надежда Титова, "Добрая Казань" проекты менеджеры Марат Исмагилов һ.б.

Авыру балаларга ярдәм күрсәтү "Зәкят" Хәйрия фондының өстенлекле эш юнәлеше булып тора. Махсус программа кысаларында 2016 елда 39 баланың дәвалану курсларына акча күчерелә, 2017 елда аларның саны 57-кә җитә. Агымдагы елның 6 ае эчендә матди ярдәм 34 балага күрсәтелә. Сабыйларның күбесе төрле формадагы ДЦП белән интегә һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнә. Финанс ярдәмнән тыш, Фонд инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләргә азык-төлек белән булышлык күрсәтә. Мисал өчен, Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре уңаеннан былтыр меңләгән кеше корбан ите белән тәэмин ителде, 400 гаилә азык-төлек пакетлары алды, 1300 кешегә бушлай кием-салым һәм аяк киеме тапшырылды, гошер сәдакасы җыеп таратыла.  2017 елның тагын бер башлангычы булып беренче инклюзив “Йөрәкле шәһәр” гаилә фестивале тора. 

Утырыш Казанның НКО Йортында (8 Март урамы, 18 й.) узачак. Башлана 14.00 сәгатьтә. ММЧ өчен аккредитация 89172939706 телефоны аша. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана