Татарстан мәдрәсәләрендә кабул итү кампаниясе бара

10 июль 2018 ел 08:55
Татарстан мәдрәсәләрендә кабул итү кампаниясе бара

Татарстан Республикасының мөселман уку йортларында тулы көче белән кабул итү кампаниясе бара: яңа белем алырга дип 2018 елгы абитуриентлар мәдрәсәләргә киләләр. Кичәге мәктәп укучылары гаризаларын көндезге бүлеккә бирсәләр, олырак яшьтәгеләр кичке һәм читтән торып уку мөмкинлеген карыйлар. Гомумән, республиканың мөселман уку йортлары көндезге бүлеккә 300-дән артык шәкерт кабул итәргә әзер, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 650 кеше өчен урын каралган.  

Татарстанда мәгариф системасы өч баскычтан тора: башлангыч, урта һәм югары. Башлангыч белемне мәчет каршындагы курсларда алып булса, урта белемне мәдрәсәләр, югары белемне Россия ислам институты, Казан ислам университеты (бакалавриат, магистратура) һәм Болгар ислам академиясе (магистратура, докторантура) бирә. 

Татарстан мәдрәсәләрендә урта һөнәри мөселман белем стандарты шулай ук башлангыч, нигезле һәм югары дәрәҗәдәге белем бирә. Стандартка "Гарәп теле", "Дин тарихы", "Психология һәм педагогика", "Хокук нигезләре", "Татар теле һәм әдәбияты", "Татарстан һәм татар халкы тарихы", "Россиядә ислам тарихы", "Ислам дине тәгълиматы", "Коръәнне уку һәм ятлау", "Коръәнне уку кагыйдәләре (тәҗвид)", "Коръән белеме", "Коръән тәфсире", "Гыйбадәт кылу нигезләре", «Ислам хокукы", "Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы", "Хәдис белеме", "Мөхәммәд пәйгамбәрнең сүзләре", "Вәгазь уку нигезләре һәм имамның бурычлары", "Исламның дини агымнары", "Ислам фәннәрен укыту методикасы", "Әхлак", "Ислам тарихы", "Мантыйк" кебек дәресләр керә.

Татарстанның мөселман уку йортларындагы көндезге бүлегендә "нигезле" дәрәҗәдәге белем 3 ел дәвамында укуны күз алдында тота, "югары" дәрәҗә - 5 ел. Мәдрәсәләрнең күбесе "нигезле" укыту программасы буенча белем бирә. Бары тик "Мөхәммәдия" Казан мәдрәсәсе генә "югары" дәрәҗәдәге белем бирә. 

Мәдрәсәләр абитуриентларга дин әһеле һәм мөселман дини оешмалары хезмәткәре белгечлеген алырга тәкъдим итә. Укып чыгучыларга "Имам-хатыйб", "Ислам нигезләре һәм гарәп теле укытучысы", "Гарәп теле укытучысы һәм тәрҗемәчесе" квалификацияләре тапшырыла. Дини белемнән тыш, шәкертләр өстәмә һөнәри белемгә дә ия булалар (умартачы, автомобиль йөртүче, тегүче һ.б.). Кайсыбер мәдрәсәләр үз шәкертләренә югары уку йортлары белән хезмәттәшлек нигезендә читтән торып параллель рәвештә югары дөньяви белем алу мөмкинлеген дә бирәләр. Мәдрәсәдәге "Нигезле" программаны үзләштереп, укуны Казан ислам университетында югары дини белем алып дәвам итәргә мөмкин. Биредә көндезге бүлектә уку дәвере 4 ел тәшкил итә, читтән торып уку (бакалавриат) 5 ел дәвам итә. Мәдрәсәдә укып чыкканнар тизәйтелгән укыту курсын үтәргә мөмкин. Россия ислам институты яки Казан ислам университетын тәмамлап выпускник магистратурага, шул исәптә Болгар ислам академиясенекенә дә, керә ала. 

Студентларга уку дәверендә тулай торакта урын һәм ашау каралган, кайсыбер мәдрәсәләрдә спорт төрләре буенча түгәрәкләр эшли. Мәдрәсәләрдә югары квалификацияле, югары дөньяви һәм дини белемгә ия белгеч-укытучылар укыта.

Көндезге уку бүлекләренә керү өчен кабул итү комиссиясенә түбәндәге документлар тапшырыла: 

- үрнәк буенча мәдрәсә директоры исеменә гариза;

- үрнәк буенча анкета

- паспорт копиясе (1 бит һәм прописка) 

- 086 формасы буенча медицина белешмәсе

- 026 формасы (прививкалар ) буенча шәхси медицина картасы 

- Фото 3x4 — 4 шт.

- Белем турында документ (оригинал).

- мөхтәсибәттән  яки Диния Нәзарәтеннән юллама. 

Документлар 1 августка кадәр эш көннәрендә 9.00-дән 15.00-га кадәр кабул ителә. 

Каблу итү имтиханнары түбәндәге предметлар буенча уздырыла: 

Татар теле - инша, изложение; рус теле — тест (яки ЕГЭ нәтиҗәләре буенча)

Россия тарихы - тест (яки ГЭ нәтиҗәләре буенча) 

Ислам нигезләре - әңгәмә.

Көндезге бүлеккә укырга 9 яки 11 сыйныфларны тәмамлап чыккан 15 яшьтән алып кызлар һәм егетләр кабул ителә. 

Кичке һәм читтән торып уку бүлекләренә урта (тулы) гомуми, урта һөнәри яки югары белемгә ия ир-атлар һәм хатын-кызлар кабул ителә. Уку дәвере 4 елы тәшкил итә. Өстә күрсәтелгән документлар 1 августка кадәр кабул ителә. Керү имтиханнары августта башлана. Тулырак мәгълүмат  http://magarifrt.ru сайтында.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана