Казанда голамәләрнең чираттагы утырышы узды

11 июль 2018 ел 10:12
Казанда голамәләрнең чираттагы утырышы узды

Казанда ТР МДН Голамәләр Шурасының чираттагы утырышы узды. Җыелыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә үтте, аның эшендә Шураның гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов, РИИ һәм КИУ мөгаллимнәре Равил хәзрәт Бикбаев һәм Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин, Казанның берничә мәчет имам-хатыйбы катнашты. Хәзрәтләр "Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә”не яңарту эше барышы турында хәбәр иттеләр. Документ  Нәзарәтнең Голамәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан 2014 елда эшләнде, ләкин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның боерыгы белән бүгенге көн вәзгыятеннән чыгып яңарту турында карар кылынды. Моннан тыш, утырыш кысаларында голамәләр Татарстанда намаз вакытлары мәсьәләсен дә карадылар. 2014 елда ТР МДНнең  Пленум утырышында дин әһелләре намаз вакытларын төбәкнең географик үзенчәлекләрен исәпкә алып, астрономик хисаплар буенча билгеләргә дигән карарга килделәр.

Голәмәләр шурасы - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең киңәшмә органы, махсус рәвештә фәнни-дини өйрәтмә мәсьәләләрен өйрәнү һәм чишү максатыннан булдырылган. Голәмәләр шурасы бүгенге көндә Татарстан һәм Россия өммәте социаль-икътисади үсешенең өстенлекле юнәлешләрен тормышка ашыруда актив катнаша.

2017 елда Голәмәләр шурасы эшчәнлеге банк, инвестиция һәм социаль өлкәләрне күздә тотты, шулай ук дини йолалар һәм тәҗрибәләр буенча мәсьәләрне карады. Голәмәләр тарафыннан төрле эзләнүләр алып бару һәм рәсми нәтиҗәләр чыгару Татарстан һәм Россия күләмендә зур әһәмияткә ия берничә проект тормышка ашырыла. Алар арасында – “АК БАРС” БАНК ААҖ белән уртак ислам кануннары буенча финанс хезмәтләр һәм хәләл продукция җитештерү өчен аерым технологияләр. Моннан тыш, Шураның эш төркеме тарафыннан торак-төзелеш кооперативлары, иминиятләштерү компанияләре эшчәнлекләре анализланды, мөселман календаренең истәлекле бәйрәм көннәре билгеләнде, дини йолалар стандартлаштырылды, имамнар һәм казыйлар өчен никахларны теркәү һәм талак мәсьәләләре буенча кагыйдәләр җыентыгы бастыру өчен әзерләнде. Татарстан голәмәләре эшчәнлеге чит илләрдә югары бәяләнүен шулай ук Шура әгъзасы Рөстәм хәзрәт Нургалиевның фәтвалар буенча Евразия ислам советының рәис урынбасары булып сайлануы да күрсәтә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана