Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балаларның тормыш сыйфаты турында түгәрәк өстәл: “Табибларга дин әһелләренең ярдәме кирәк!”

10 июль 2018 ел 15:48
Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балаларның тормыш сыйфаты турында түгәрәк өстәл: “Табибларга дин әһелләренең ярдәме кирәк!”

Бүген Казанда "Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның гаиләләренә күпьяклы ярдәм. Проблемалар һәм чишү юллары" дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узды. Әлеге җыелышны "Зәкят" хәйрия фонды һәм ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте үткәрде. Бүгенге көн өчен актуаль булган проблема – авыру балаларның тормыш сыйфатларын яхшырту һәм тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен күп яклап карадылар. Фикер алышуда “үзенчәлекле” балаларның әти-әниләре, түрәләр, депутатлар һәм табиблар, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Түгәрәк өстәл эше “Зәкят” хәйрия фондыннан Татарстан өчен яңа социаль проектны – Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәкне тәкъдим итүдән башланды. Әлеге Үзәкнең әһәмияте һәм кирәклеге турында моңа йөрүчеләрнең саны артуның уңай динамикасына карап фикер йөртергә мөмкин. Әлеге чара Президент грантлары Фондыннан бирелгән гражданлык җәмгыяте үсешенә юнәлдерелгән Россия Федерациясе Президенты грантын файдаланып тормышка ашырыла. Әлеге Үзәк турында кунакларга “Зәкят” хәйрия фонды белгече Гүзәл Вәлиуллова сөйләде. Ул ассызыклаганча, проект беренче чиратта “әти-әниләрнең янып сүнүләрен” профилактикалауга юнәлдерелгән. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә инвалид балаларга игътибар кимү күзәтелә һәм инвалидлар җәмгыятьтән читләштерелә. “Моннан тыш әлеге балаларның әти-әниләре социальләшүгә балаларга караганда да күбрәк мохтаҗрак”. Аның сүзләрен шулай ук “үзенчәлекле” бала әнисе һәм әлеге үзәк педагогы Татьяна Рябцева да куәтләде: “Табиблар балага диагноз куйгач, аны автомат рәвештә әнисе дә ала. Шуңа күрә социальләшү бертигез дәрәҗәдә балаларга да, һәм аларның әти-әниләренә дә кирәк. Әгәр әнигә кыен икән – аның авыру баласы белән нәрсә дә булса эшләү файдасыз”.

Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк физик һәм психик сәламәтлекне ныгыту, “үзенчәлекле” балаларны һәм аларның әти-әниләрен социальләштерү максатыннан оештырылды. Аның эшендә тулы һәм тулы булмаган гаиләләр, өч яшьтән егерме җиде яшькәчә тәрбиягә алынган инвалид балалар катнаша. Бүгенге көндә Үзәккә даими йөрүчеләр булып төрле дәрәҗәдә үз-үзләрен йөртә алучы һәм ДЦП диагнозы куелган балалар, иртә балалар аутизмы, үсештә күпләгән авыр тайпылышлар булган, начар күрү, чукраклык, саңгыраулык, катлаулы генетик авырулар һәм башкалар тәшкил итә. Биредә тәҗрибәле педагоглар һәм тәрбиячеләр аларга тормышка һәм җәмгыятькә җайлашырга ярдәм итәләр, тормыш киңлегендә һәм эшчәнлекнең башка төрләрендә үз тәҗрибәләрен баеталар, үз шәхесләрен үстерәләр. Әгәр балалар өчен сәнгать, музыкатерапия, иҗади мастер-класслар, әкият терапиясе, гомуми физик әзерлек буенча дәресләр оештырылса, аларның әниләре шул вакытта фитнес, бию терапиясе, тегү эше белән шөгыльләнә. Шулай ук психолог белән дәресләр үткәрелә. Үзәккә йөреп балаларда яңа күнекмәләр формалаша, кече һәм зур моторика, музыканы тоемлау, сәнгатьне аңлау үсеш ала. Физик тәрбия дәресләрендә аларга физик дәрәҗәдә стресска каршы торырга, агрессиядән һәм тискәре карашлардан котылырга, үз көяләрен тоярга ярдәм итә.

Шунысы куанычлы, Үзәкнең 2017 елның ноябреннән эшләү дәверендә балалар үзләренең үсешләрендә уңай динамика күрәләр. Аларның күбесе аралашырга, бер-берсен кайгыртырга, дуслашырга өйрәнде. Кайбер балаларның күзгә күренеп торган алга китешләре турында проект координаторы Миләүшә Фәсхиева сөйләде: “Кәрим башта бары әнисе булганда гына үзәктә үз-үзен тота ала иде. Ә хәзер ул тулысынча мөстәкыйль, – дип мисал китерде. – Светаның күзләре бөтенләй күрмәсә дә, ул бүген үзенең тырышлыгы белән аерылып тора. Яна, үз гамәлләрендә чикләнгән булса да, әйләнә-тирәсен күзәтә башлада”.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Зәкят” хәйрия фондының Инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәге Казан шәһәре “Яшьлек” яшүсмерләр клубында эшләп килә, ул Годовиков урамы, 16 нчы йортта урнашкан. Дәресләр атнага өч тапкыр уза: дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга. Проектны тормышка ашыруда “Зәкят” хәйрия фондының партнерлары булып Казан шәһәре яшьләр сәясәте муниципаль бюджет учреждениесе – “Яшүсмер” һәм “Забота” оешмалары тора. Барлык кызыксындырган сорауларын һәрбер гаилә Фондка 225-33-22 номеры буенча җиткерә ала.

Түгәрәк өстәл мәгълүмати яктан бай гына булып калмады, шул ук вакытта инвалид бала үстерүче әти-әниләр өчен дә файдалы булды. Җыелыш аларга сораулар һәм тәкъдимнәр белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының социальләшү мәсьәләләре буенча урынбасары Сергей Осиповка мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирде. Аның сүзләренчә, 2017 елда Татарстанда 14822 инвалид бала теркәлгән. Ул кыскача гына халыкның бала тудыру мөмкинлекләре кимү сәбәбенә тукталды, әмма кызыл җеп булып аның чыгышында түбәндәге фикер узды: “Һәрбер бала гений булып дөньяга килә. Иң мөһиме – әлеге гениальлекне табу”. Әлеге тезисны раслап, ул “үзенчәлекле” балаларны җәмгыятьтә ничек бар, шулай тәрбияләү кирәклеге турында сүз алып барды: “Безне җәмгыятькә бары сәламәт кешеләр генә кирәк дип тәрбияләделәр. Әмма кешелек дөньясы тарихында барлык генийлар да нормадан тайпышлыларга ия булганнар”. Моннан тыш, ул тагын бер проблеманы билгеләде – психологик тайпылышларга ия балаларны тәрбияләү мәсьәләсе: “Еш кына әти-әниләр балаларын тәрбияли белмиләр”, – диде ул һәм төрле психик диагнозларга ия балаларның кайгыртучан кулларга эләгеп реабилитация узулары турында сорады. Ул әниләрнең тәкъдимнәрен тыңлады. Сораулар медицина учреждениеләрендә инвалид балаларның әти-әниләренә уңайлы мохит тудыруга да кагылышлы иде. Сергей Альбертович үзенең электрон адресын бирде, һәрбер теләгән кеше үзен кызыксындырган сорауны юллый ала: Sergey.Osipov@tatar.ru

Кызыклы тәҗрибәсе белән “Добрые руки” реабилитация үзәге баш врачы Ирина Михалева уртаклашты – ул бала тудыру йортларында инвалид бала китерәчәк әниләргә психологик ярдәм күрсәтү тәҗрибәсе турында сөйләде. Үзәк белгечләре булачак әнине барлык файдалы социаль хезмәтләр белән таныштыралар, баланы сәламәтләндерү юллары турында сөйлиләр. Шулай итеп, хатын-кызны йөклелекне өзүдән тотып калырга һәм баланы кире кагу адымын булдырмый калырга ярдәм итә. Сергей Альбертович билгеләгәнчә, әлеге юнәлештә эш Татарстан Республикасында алып барыла, әмма бүгенге көндә медицина психологларына зур кытлык күзәтелә.

Ирина Михалева, тәҗрибәле психолог буларак, әлеге эштә дин әһелләренең дә өлешен атап үтте. Ул инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләргә ярдәм итүдә табибларны һәм имамнарны актив хезмәттәшлеккә чакырды: “Әлеге мәсьәләдә врачларга дин әһелләренең ярдәме кирәк!”. Аның фикерен Сергей Осипов та куәтләде, ул үзенең шәхси табиблык тәҗрибәсеннән чыгып күңелендә иман булган пациентны коткару мисаллары турында сөйләде. Үз чиратында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, түгәрәк өстәлдә катнашып, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең әлеге юнәлештәге эшчәнлеге турында сөйләде. Мисал өчен, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре тарафыннан Анжела Вавилова исемендәге Балалар хосписы һәм Психоневрология диспансеры пациентлары белән рухи әңгәмәләр үткәрелә. Моннан тыш, мөфтиятнең тырышлыгы белән, бүгенге көндә МКДЦ, РКБ, ДРКБ, 7 нче хастаханә һәм Республика онкодиспансерында гыйбадәт кылу бүлмәләре эшли. Биредә авыру пациентлар намаз кылалар, Коръән-Кәрим укыйлар, вәгазь тыңлыйлар һәм имамнар белән аралашалар.

Авыру балаларга ярдәм күрсәтү "Зәкят" Хәйрия фондының өстенлекле эш юнәлеше булып тора. Махсус программа кысаларында 2016 елда 39 баланың дәвалану курсларына акча күчерелә, 2017 елда аларның саны 57-кә җитә. Агымдагы елның 6 ае эчендә матди ярдәм 34 балага күрсәтелә. Сабыйларның күбесе төрле формадагы ДЦП белән интегә һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнә. Финанс ярдәмнән тыш, Фонд инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләргә азык-төлек белән булышлык күрсәтә. Мисал өчен, Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре уңаеннан былтыр меңләгән кеше корбан ите белән тәэмин ителде, 400 гаилә азык-төлек пакетлары алды, 1300 кешегә бушлай кием-салым һәм аяк киеме тапшырылды, гошер сәдакасы җыеп таратыла.  2017 елның тагын бер башлангычы булып беренче инклюзив “Йөрәкле шәһәр” гаилә фестивале тора. 

Түгәрәк өстәл утырышы эшчәнлегендә шулай ук "Нечкәбил" конкурсы җитәкчесе Изольда Жуйкова, "Забота" инвалид балаларның ата-аналарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Надежда Титова, "Добрая Казань" проекты менеджеры Марат Исмәгыйлов, “Альпари” хәйрия фонды җитәкчесе Наталья Гыйләҗева, “Теремок” балалар-әти-әниләр клубы җитәкчесе Светлана Заводская, Иртә ярдәм үзәге директоры Анастасия Генералова, ТР Балалар хокуклары буенча Вәкаләтле Аппаратның әйдәп баручы консультанты Альбина Меркушева һ.б. катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана