Татарстан мөфтияте вәкилләре тикшерү изоляторына һәм төзәтү колониясенә барды

11 июль 2018 ел 12:59
Татарстан мөфтияте вәкилләре тикшерү изоляторына һәм төзәтү колониясенә барды

Татарстан Республикасы мөфтие киңәшчесе, иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзасы Илдар хәзрәт Баязитов, шулай ук “Ярдәм” ислам хәйрия фонды президенты, иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзасы Илһам Исмәгыйлев һәм дәгъвәт бүлегенең әйдәп баручы белгече Марсель Мингалиев Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенә караган 1 нче тикшерү изоляторында булды. Учреждениедә кырыктан артык кеше экстремистлык маддәсе буенча җәза үтә. Визит барышында хәзрәтләр яшәү корпусларын карадылар, мәҗбүри тоту урыннарын тикшерделәр, тоткыннар белән әңгәмә үткәрделәр. Рейд нәтиҗәләре буенча мөселман руханилары вәкилләре тоткыннардан шикаятьләр булмавын һәм биналарның торышы санитария-гигиена нормаларына туры килеп канәгатьләнерлек булуын билгеләделәр. Учреждение администрациясе тарафыннан матди-көнкүреш базаны яхшырту буенча билгеле бер чаралар күрелә, нигездә, 1 нче тикшерү камерасында планлы ремонт ясалган.

Моннан тыш, бүген Илдар хәзрәт 18 нче төзәтү колониясендә булды, ул шулай ук биредә тоткыннар белән аралашты, аларны тоту шартлары белән танышты, китапханәдә экстремистик әдәбиятның булу-булмавын һәм рөхсәт ителгән дини китапларның җитү-җитмәвен карады. Тоткыннар белән алда торган Корбан бәйрәме турында әңгәмә үткәрделәр.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан зур эш алып бара. Нәзарәт эшчәнлегенең бу юнәлешен алып бару өчен республикабызның 11 төрмәсендә имам беркетелгән. Хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, Татарстанның җәзаларны үтәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре булдырылды, анда 500 артык тоткын намазларга йөри, Коръән укый һәм башка дини йолаларны башкара.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана