Татарстан мөфтие сәяхәтчеләр белән аралашты

12 июль 2018 ел 18:26
Татарстан мөфтие сәяхәтчеләр белән аралашты

Бүген Камил хәзрәт Сәмигуллин Оманнан килгән сәяхәтчеләр белән очрашты. Алар футбол буенча дөнья чемпионаты узган шәһәрләргә сәфәр чыкканнар. Oman.Bikers клубы әгъзалары 23 июньдә Оман башкаласыннан үз машиналарында Россиягә юнәлгәннәр, Гарәп Әмирлекләре аша Иранда, аннары Әзербайҗанда, Дагстанда, Чечняда булганнар. Сәяхәтчеләр бик зур кызыксыну белән төрле шәһәрләрнең үзенчәлекләре, мөселман мирасына караган рухи кыйммәтләр белән танышалар.

Камил хәзрәт сәяхәтчеләрне Татарстан мөфтиятенең эшчәнлеге белән таныштырды, ислам диненең үсеше, бай дини мирасыбыз турында сөйләде. Һәрбер сәяхәтчегә истәлеккә Коръәннең Казан басмасын бүләк итте.

Абдулла Әл Заҗали, Хәтим Әл Саегх һәм Муханнед Әл Хәсәни – Oman.Bikers клубы әгъзалары. Сәяхәтчеләрнең сүзләренә караганда, бу аларның беренче генә сәфәрләре түгел. Моңа чаклы алар Европада, Кытайда һәм хәтта Австралиядә булганнар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана