Унберенче тапкыр Республикакүләм мөселман балалар сабан туе узды

16 июль 2018 ел 09:27
Унберенче тапкыр Республикакүләм мөселман балалар сабан туе узды

15 июль көнне Балтач районының Бөрбаш авылында Республикакүләм мөселман балалар сабан туе узды. Бик күп кунаклар, хөкүмәт вәкилләре, дин әһелләре, күренекле шәхесләр катнашында уздырылган әлеге күркәм чара быел унберенче тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырылды.

Сабан туена килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан иделәр. Кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкаручы директоры Нурия Хәшимова, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин сәламләде. Өйлә вакыты җиткәч җәмәгать белән намаз укылды.

Сабантуй балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, шигырьләр белән үрелеп барды.

Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар үткәрелде. Барлыгы төрледән-төрле 17 ярыш оештырылды. Моннан тыш, 35, 50, 65 килограммга кадәрге һәм аннан югарырак үлчәү категорияләрендә балалар арасында көрәш бәйгесе булды. Абсолют батырга скутер, башка җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана