Игътибар: “VI мөселман яшьләре форумы турында” матбугат конференциясе

17 июль 2018 ел 09:53
Игътибар: “VI мөселман яшьләре форумы турында” матбугат конференциясе

2018 елның 22-29 июлендә Болгарда VI мөселман яшьләре форумы узачак. Еллык слётта 18 яшьтән алып 35 яшькәчә булган яшь мөселманнар катнаша. Форумның махсус кунагы – галим һәм остаз Әбу Әли Әл-Әшгари. Форум көннәрендә катнашучылар ислам дине нигезләре, хәдис гыйлеме, гакыйдә һәм фикъһе буенча белем алачак. Дәрес һәм лекцияләрдән тыш, белем үзләштерүчеләрне бай эчтәлекле күңел ачу программасы көтә: викториналар, мастер-класслар, тренинглар, күңелле стартлар һәм төрле спорт ярышлары. Форум борынгы Болгарның палатка шәһәрчеге территориясендә урнашачак.

18 июльдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “VI мөселман яшьләре форумы турында” матбугат конференциясе узачак. Журналистларның сорауларына Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова җавап бирәчәк. Башлана 11.00 сәгатьтә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана