Бүген Татарстан мөфтие VI Мөселман яшьләре форумын ачты

22 июль 2018 ел 10:26
Бүген Татарстан мөфтие VI Мөселман яшьләре форумын ачты

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тантаналы рәвештә VI Мөселман яшьләре фестивален ачып җибәрде. Форум ачылышында шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкиле Илгиз Сарманов, остазлар Әбу Әли Әл-Әшгари, Әхмәд хәзрәт, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге мөдире Айгөл ханым Биктимирова катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт яшь мөселманнарны үгет-нәсыйхәт сүзләре белән сәламләде һәм мондый чараларның берләшүгә һәм яңа белемнәр үзләштерүгә ярдәм итүен билгеләп үтте. “Сезнең калебләрегез берләшә, Аллаһы Тәгалә сезне мөселманнардан кылып берләштерде инде. Ышанам ки, әлеге көннәр файдалы узар, сез остазлардан яңа белемнәр үзләштерерсез”, – диде мөселман лидеры.

Ачылыш традицион рәвештә Коръән уку белән үрелеп китте, Кәлам шәриф аятьләрен фестивальдә катнашучы егет укыды.

Быел Болгарда 22-29 июль көннәрендә үтәчәк VI мөселман яшьләре форумында Татарстан, Мари Эл, Чувашия, Удмуртия, Башкортстан, Оренбург, Әстерхан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Самара, Саратов, Чиләбе, Төмән, Подольск, Көньяк Сахалиннан 18 яшьтән алып 35 яшькәчә булган яшь мөселманнар катнаша. Форумның махсус кунагы – галим һәм остаз Әбу Әли Әл-Әшгари. Форум көннәрендә катнашучылар ислам дине нигезләре, хәдис гыйлеме, гакыйдә һәм фикъһе буенча белем алачак. Дәрес һәм лекцияләрдән тыш, белем үзләштерүчеләрне бай эчтәлекле күңел ачу программасы көтә: викториналар, мастер-класслар, тренинглар, күңелле стартлар һәм төрле спорт ярышлары. Җәйге форум, гадәттәгечә, палаткаларда үтәчәк. Яшьләр биредә белем алып кына калмыйча, үзләрен спорт ягыннан камилләштерә, төрле тренинглар, мастер-классларда катнаша алачак. Яшь мөселманнары ашату Икмәк музеенда оештырыла. Ә намазны форумда катнашучылар Ак мәчеттә укыячак.

Республикабызның һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән мөселман яшьләренең танышуы һәм аралашуы түбәндәге девиз буенча бара: “Һәр кешенең тормышында тормышны үзгәртерлек вакыйгалар була”. 27 июль көнне мөселман яшьләре өчен Сабантуй үткәрү ниятләнә.

Җомга намазы һәм милли бәйрәм республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. Мөфти хәзрәт яшь мөселманнарның сорауларына җавап бирәчәк, алар сорауларны белем алу һәм ял итү дәверендә әзерлиләр.

Диния нәзарәте белгече Тимур Истратий Форумның программасы белән таныштырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана