Инвалидлар Изге Болгар җыенында катнашты

22 июль 2018 ел 11:26
Инвалидлар Изге Болгар җыенында катнашты

Кичә Шәһре Болгарда узган җыенда Казаннан һәм Болгардан 9 инвалид катнашты, алар бары коляска белән генә йөри алалар. Инвалидларның әлеге чарада катнашуын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән оештырды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Зәкят” хәйрия фонды автобусларында аларны Болгар җыенына алып килделәр һәм мөфтият чатырында ике тапкыр ашаттылар.

Инвалидларның әлеге чарадан алган хис-кичерешләре аларның физик, эмоциональ һәм психик торышында уңай чагылыш табар дип ышанабыз, ә әлеге хатирәләр аларның күңелендә тагын күп еллар дәвамында сакланыр. Инвалидлар Татарстан мөфтиенә һәм Изге Болгар җыенын оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана