Татарстанда Корбан бәйрәме ничек уздырылачак?

15 август 2018 ел 14:21
Татарстанда Корбан бәйрәме ничек уздырылачак?

2018 елның 21 августында бөтен дөнья мөселманнары Гыйд әл-әдха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бүген шул уңайдан Татарстан мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында катнашты.

Корбан гаете ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, быел Корбан бәйрәме 21 августка туры килә.

Бәйрәм вәгазе Казан һәм Татарстан мәчетләрендә иртәнге 04.30 сәгатьтә башланачак. Гает намазы – иртәнге биштә (05.00). “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында Галиев мәчетеннән бәйрәм намазын турыдан-туры трансляцияләү планлаштырыла. 

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 18500 сумны тәшкил итә. Корбан бәйрәме көннәрендә халыкның мохтаҗ катламы өчен корбан итләрен тарату белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды шөгыльләнә. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. “Махсус билгеләнгән урыннарда барлык санитария таләпләре үтәләчәк, әлеге мәйданчыкларга бары кан анализлары лабораторияләрдә тикшерү үткән хайваннар гына кертеләчәк. Шулай ук иминлек, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәләчәк”, – дип сөйләде Татарстан мөфтие урынбасары. Мансур хәзрәт күпчелек сарыкларның Оренбург, Волгоград, Әстерхан өлкәләреннән, Дагстан Республикасыннан китертелүенә басым ясады һәм киләчәктә Татарстанда да сарыкларның күпләп үстерелә башлавына өметен белдерде.

Казанда корбан чалу 18 мәйданчыкта башкарылачак:

№ п/пБина / мәчет исеме

Адрес, телефон

1«Казан нуры»

Фатыйх Әмирхан урамы, 3

523-16-55
2 «Салихҗан»

Бестужев урамы, 66а

513-66-50
3“әл-Мәрҗани”

Каюм Насыйри урамы, 17

293-36-86, +79372841902
4“Гадел”

Оренбург тракты, 193

269-50-37
5“Ризван”

Хөсәен Мәүлетов урамы, 48а

224-38-47
6“Апанай”

Каюм Насыйри урамы, 27

293-42-92
7“Тынычлык”

Мелитопольская урамы, 15 (Тынычлык)

+79272495667, +79047678161

8“Әҗем”

Фәткуллин урамы, 15

9Бертуган Петряевлар урамындагы комплексБертуган Петряевлар урамы
10"Ярдәм"

Серов урамы, 4а

223-03-59, 223-03-66, +79047609950
11"Рамазан"

Окольная урамы, 25б

260-03-13
12"Мәүлид"Селянская урамы, 23 (Залесный)
13

"Җомга"

Ильич урамы, 4
14"Котдус"

Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер)

+79178591804
15"Иман нуры"Дорожная урамы, 32а (Нагорный)
16"Дин-Ислам"

Чишмәле урамы, 17а

262-30-88
17"Билал"Иркен урамы, 29 (Вознесенское)
18Корбан чалу комплексыМамадыш тракты, 40

Махсус урыннар шулай ук Чистайда – Ислам үзәге янында һәм “Әнәс” мәчетендә, Түбән Камада – Үзәк мәчет янында, Чаллыда Сидоровка бистәсендә һәм Әлмәт шәһәрендә бар.

Матбугат очрашуында Диния нәзарәте вәкиле сөйләп үткәнчә, корбанлыкларны табу, чалу һәм калдыкларны урнаштыру буенча бер проблема да юк. “Ел саен шәһәр хакимияте, ветеринария оешмалары, төрле хезмәтләр белән Корбан бәйрәме чараларын оештыру буенча барлык мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез: хайван тиреләрен тоз белән эшкәртәбез, биологик калдыклар махсус контейнерларга җыелып барылачак. Мал-туар берәр корбан чалу урынында беткән очракта, шәһәр имамнары группаларына хәбәр җибәреп, корбанлыкларны тиз арада табу буенча мәгълүмат бирә алачакбыз. Иң мөһиме – сәламәт, ябык булмаган мал чалу, чөнки Сират күперен кичкәндә без чалган малга атланып чыгачакбыз. Шуңа күрә без Корбан чалганда иң яхшысын, иң матурын сайлап алырга тиешбез”, – дип аңлатты Мансур Җәләлетдин. Елдагыча корбан итләре Татарстан төрмәләренә дә тапшырылачак.

Корбанлыкларга гаризаларны шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды да кабул итә. Теләгән һәркемгә фондтан сарыклар алырга, корбан чалып аның итен аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган кешеләргә, ятимнәргә тапшырырга мөмкин. “Зәкят” фонды барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала: күпләп сатып алу бәясеннән сарыклар тәкъдим итүдән алып мохтаҗларга өләшүгә кадәр. Моннан тыш, фондта корбан чалу буенча квалификацияле белгечләр һәм корбанлыкларны алып килүчеләр белән киңәшләшергә мөмкин. Фондның хезмәтләре – бушлай. Сарыкларның бәясе – 7000 сум. Белешмәләр өчен телефон: 225-33-22.

Якынлашып килүче бәйрәм кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды гадәттәгечә дәвалану курсларына мохтаҗ авыру балалар өчен “Без синең белән!” дип исемләнгән хәйрия акциясе игълан итте. Беренче булып акчалар Бурнин Арсенийга җыела башлаячак. 7 яшьлек бала аутизм чиреннән интегә. Бер тернәкләнү курсының бәясе – 53550 сум. Җыелган акчалар “Логос” медицина үзәгенә күчереләчәк. Арсенийга ярдәм итү өчен, 7715 номерына САДАКА сүзе белән SMS-хәбәр юлларга мөмкин. Акчалар шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына кабул ителә (Әлмәтов И.М. картасы).

Моннан тыш, Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрияты үз укучыларына “Корбан” китабын чыгарды. Әлеге басмада корбан чалу тарихы, корбанның шартлары һәм кагыйдәләре, шулай ук аның шәригатьтәге урыны һәм әһәмияте турында сөйләнә. Ничек дөрес итеп корбан чалырга, нинди гамәлләр кылырга, корбан чалу традициясе ничек барлыкка килгән – әлеге һәм башка сорауларга җавап “Корбан” китабында бирелә. Әлеге китап һәрбер мөселман гаиләсенә зур бүләк булыр һәм өстәл китабына әверелер.

Корбан бәйрәмен Изге Хаҗ сәфәрендә каршыларга республикадан быел 1800 мөселман китте. Бүген төнлә сәг.2.00-дә Казан аэропортыннан Татарстанның рәсми хат-операторы “ДУМ РТ Хаҗ” хезмәтеннән файдаланып соңгы төркем – 49 кеше Җиддә шәһәренә очып киттеләр. Мәккәгә алар автобус белән барып җитәчәк. Татарстан хаҗилары арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар. Ул хаҗны Ике Изге Урынны саклаучы – Согуд Гарәбстаны короле кунаклары Программасы кысаларында кыла.

Белешмә:

1. Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалуның мәгънәсе нидә?

- Корбан ул – Аллаһының изге әмере. Бөек Затның безгә карата булган рәхимлелегенә, мәрхәмәтлелегенә рәхмәтебезне белдерү һәм итагатьлелек күрсәтүебез тиешле, чөнки Ул безне бөек нигъмәтләр белән бүләкләгән. Корбан чалуның хакыйкый мәгънәсе хайван канын коюда, аның итен алуда да түгел (гәрчә бик күп очракта шулай уйласалар да). Ә итагатьлелек һәм тәкъвалыкта. Кәламе шәрифтә болай диелгән: “Чалган корбаннарыгызның итләре вә каннары Аллаһыга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһыга тәкъвалык вә изге гамәлләр ирешер” (“Хаҗ” сүрәсе, 37 нче аять). Ел саен корбанлык хайваннарны табып корбан чалу – Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп һәм үзеңнең бөтен малың белән гыйбадәт кылырга әзер булуыңны күрсәтә торган символик билге ул. Корбан бәйрәме кешеләр арасындагы барлык аерымлыкларны бетерә, аларны якынайта һәм адәм балалары арасында дуслык һәм бердәмлек хисләрен көчәйтүгә китерә, чөнки бәйрәм көннәрендә мөселманнар изге гамәлләрне үзләренең якыннарына карата гына түгел, бәлки барлык кешеләргә карата кылырга омтылалар – сәдака бирергә ашыгалар, шулай ук корбан итен бүләк сыйфатында тапшыралар.

2. Корбан бәйрәмен ничек үткәрергә?

- Мөселманнар бәйрәмне кичтән, Гарәфә көненең ахшам намазыннан соң билгеләп үтә башлый. Бар төнне мөселманнар намазда, Коръән укып, дога һәм тәкбирләр әйтеп үткәрә. Бәйрәм буласы көн алдыннан гадәттә госел алына, ә иртән, матур вә пөхтә киемнәр киеп, мөселманнар җәмәгать белән бәйрәм намазын үтәр өчен мәчеткә юнәлә. Намазга килүчеләр шулай ук Коръән укыйлар, имамның вәгазен тыңлыйлар. Вәгазьдә Корбан бәйрәменең мәгънәсе һәм килеп чыгышы аңлатыла. Якыннар, дуслар һәм туганнар бәйрәм көннәрендә бүләк ясарга тырышалар. Бәйрәмнең калган көннәрендә якын танышлар һәм туганнар чакыруын кабул итеп алырга кирәк, чөнки Корбан бәйрәме көннәрендә кунакка йөрешү бик күркәм санала.

Корбан чалу Корбан бәйрәменең беренче өч көнендә башкарыла ала. Әмма иң хәерлесе – корбанны бәйрәмнең беренче көнендә чалырга. Төнлә корбан чалу мәкруһ булып санала. Корбан чалган кешегә итне туганнарга, якыннарга, күршеләргә тарату сөннәт гамәл булып тора. Пәйгамбәребезнең сәхабәләре итне өч өлешкә бүлгәннәр: бер өлешен үзләренә алып калганнар, икенчесен сәдака сыйфатында мохтаҗларга өләшкәннәр, ә өченчесен якын кешеләргә биргәннәр.

3. Кемнәр өчен корбан чалу мәҗбүри?

1) мөселман;

2) акылга ия булган;

3) балигълык яшенә җиткән;

4) ирекле;

5) мокыйм (ягъни сәфәрдә булмаган);

6) нисаб күләмендәге малга ия булган кеше.

Әмма корбан нисабы (һәм фитыр сәдакасы) өч позиция буенча зәкят түләү нисабыннан аерылып тора:

1) мал нисаб дәрәҗәсенә җитсен өчен ай календаре буенча бер ел узу шарт түгел;

2) малның нисабы исәпләнгәндә, алтын һәм көмештән тыш, шулай ук башка кыйммәтле ташлар да исәпкә алына;

3) шулай ук исәпкә (сату бәясе буенча) кулланылмый торган мал-мөлкәт, милек тә исәпкә алына (фатир, машина һәм киемнәр).

2018 нче елда корбан чалу шул вакытта мәҗбүри була ки, әгәр дә Корбан бәйрәме көннәрендә кешенең яки аның гаиләсенең нисабы 18500 мең сумга тигез булса (төп чыгымнарны каплаган хәлдә, ягъни ирекле акчалары).

4. Нинди хайваннар, мал-туар, терлек корбан чалу өчен яраклы?

1) Сарыклар, тәкәләр, бәрәннәр, кәҗәләр (бер яшен тутырган булуы шарт һәм бер кеше исеменнән чалыналар).

2) Үгез, сыер яки буйвол (ике яшен тутырган булулары шарт һәм җиде кеше исеменнән чалына алалар).

3) Биш яшен тутырган дөя (җиде кеше исеменнән чалына ала).

Әлеге хайваннардан тыш, калган башка берсе дә корбанга чалына алмый.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана