Татарстан мөфтие Әлмәттәге колониядә булды

25 июль 2018 ел 21:40
Татарстан мөфтие Әлмәттәге колониядә булды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт шәһәрендә булды. Ул эш сәфәрен 8 нче төзәтү колониясеннән башлады. Камил хәзрәт белән бергә эшлекле сәфәрдә шулай ук мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, 8 нче төзәтү колониясенең “Йосыф” мәчете имамы Булат хәзрәт Рәүпов, Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге вәкиле Марсель Мингалиев, Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре катнаштылар.

Тоткыннар белән очрашу Әлмәт шәһәрендә урнашкан 8 нче төзәтү колониясенең “Йосыф” мәчетендә узды. Мәчеткә кырыклап кеше йөри, ә бәйрәм вакытларында биредә җәмәгать белән җитмештән артык мөселман намаз укый.

Тоткыннарның мөфти белән аралашуы дустанә мөнәсәбәттә узды, Диния нәзарәтеннән алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырылды. Камил хәзрәт алда торган Корбан бәйрәме, аның традицияләре турында сөйләде. Очрашу барышында мөфти шулай ук хәнәфи мәзһәбенең әһәмияте һәм үзенчәлекләре турында сөйләде, тоткыннарның дини характердагы сорауларына җавап бирде. Әңгәмә тәрбияви әһәмияткә ия иде, нәсыйхәтләр белән беррәттән хәзрәт дини кануннарны да, дөньяви законнарны да үтәргә чакырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана