Татарстан мөфтие Шыгырданда "Меслимә" комплексы ачылышында катнашты

28 июль 2018 ел 12:08
Татарстан мөфтие Шыгырданда "Меслимә" комплексы ачылышында катнашты

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чуашстан Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында "Меслимә" мәчет - мәдрәсә комплексын ачу тантанасында катнашты. Тантанада Россия мөселманнары Дини җыены Башлыгы, Үзәк төбәк һәм Чуашстан, Мәскәү мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасе Әлбир хәзрәт Крганов, Дагыстан Республкасы мөфтие урынбасары Әхмәд Каһаев, Пенза, Ульян, Самара өлкәләреннән дин әһелләре, Чуашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе  Мансур хәзрәт Хәйбуллов һәм җирле идарә вәкилләре бар иде. Татарстаннан килгән делегация составына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Рәисе Ринат Зиннур улы Закиров, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Фәиз улы Мифтаһов керде.

Чарада Шыгырдан халкын һәм кунакларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар сәламләделәр. Дагыстан мөфтие урынбасары Әхмәд Каһаев Шыгырданга Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сакал-шәрифен алып килде һәм халыкка зиярәт вә дога кылдырды.      

"Меслимә" мәчет-мәдрәсә комплексын  Шыгырдан авылында туып-үскән, тамырлары атаклы Купкеновлар нәселенә тоташкан Минсәет Минтаһир улы тарафыннан торгызылды. Ике катлы агач бурадан төзелгән мәһабәт мәчет-мәдрәсә комплексы борынгы татар мәчетләре төзелешен саклаган. Чуашстан Республикасының Шыгырдан авылы совет чорында да динебезне саклап кала алган иң тарихи һәм динле авылларыннан, бүгенге көндә авылда халык өчен 7 мәчет эшли.   

Өйлә намазыннан соң Шыгырданда балалар өчен шәкертләр бәйрәме оештырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана