Камил хәзрәт Усадның "Ихлас" мәчетендә булды

29 июль 2018 ел 16:31
Камил хәзрәт Усадның "Ихлас" мәчетендә булды

Татарстан мөфтие Лаеш районы Усад авылында балалар бәйрәме ачылышында катнашты.

Тантаналы ачылыш Коръән аятьләре укудан башланып китте. Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты вәкиле һәм имамнар үз чыгышларында бәйрәмдә катнашучыларны сәламләделәр һәм үсеп килүче буынны сәламәт яшәү рәвешенә чакырдылар.

Бәйрәм “Ихлас” мәчете һәм Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге тарафыннан балаларның спорт лагере тәмамлану хөрмәтенә оештырылды.

Бәйрәм программасы бик бай эчтәлекле булды: күңел ачу һәм спорт чаралары оештырылды. Мисал өчен, мавыктыргыч фәнни экспериментларда, күңелле эстафеталарда катнашу, аттракционда, паровозда йөрүне балалар бик яратты. Шулай ук бушлай туңдырма, поп-корн, пылау ашату мөмкинлеге тудырганнар иде оештыручылар.

“Ихлас” мәчете юлчылар өчен дә бик уңайлы урында урнашкан. Биредә спорт бүлмәсе, уку заллары да бар.

Камил хәзрәт шулай ук Лаеш имамнары җыелышын үткәрде, дин әһелләренең сорауларына җавап бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана