Казан дин әһелләре ГТО нормативларын үтәделәр

31 июль 2018 ел 15:44
Казан дин әһелләре ГТО нормативларын үтәделәр

Бүген Казан шәһәре имамнары республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Вахитов районының “Трудовые резервы” стадионына җыелды. Биредә алар беренче тапкыр “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Россиякүләм физкультура-спорт комплексы сынау нормативларын тапшыруда катнаштылар. Бу – Казан мөхтәсибәте вәкилләренең беренче сессиясе, республика имам-мөхтәсибләре исә беренче сессияне быелның июнендә Чистайда үтәгән иделәр.

Чара Коръән аятьләрен уку белән башланып китте. Шәһәр дин әһелләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, МАУ СОК “Трудовые резервы” директоры Руслан Минабетдинов, Татарстан Республикасында РОО “ГТО” рәисе Эдуард Иванов, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкиле Илнур Шакиров һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Шәһәр имамнары үзләренең физик әзерлекләрен җиңел атлетика, көчне сынау гимнастикасы һәм сыгылмалык буенча сынады: урта дистанциягә йөгерү (ике километрдан өч километрга кадәр), тартылу, күтәрелү, сикерү, 60 метрга йөгерү.

ГТО нормативларын үтәүдә 22 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге Казаннан 65 имам катнашты.

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/media/galleries/galleries_1544.html

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана