Мөфти VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы ачылышында катнашты

02 август 2018 ел 13:05
Мөфти VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы ачылышында катнашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының тантаналы ачылышында катнашты. Форумны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының "Милли Шура" рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев ачып җибәрде. Ул ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән форум делегатларын сәламләде һәм аларга нәтиҗәле эш теләде.

Форум ачылышында дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре һәм мәдәни оешма вәкилләре, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Быелгы форумга 30 чит ил, Россия Федерациясенең 60 регионы һəм Татарстан районнарыннан 1000 артык делегат чакырулы. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның, милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана