Татарстан мөфтие хаҗга баручыларны озатты

05 август 2018 ел 00:43
Татарстан мөфтие хаҗга баручыларны озатты

  Бүген Казан аэропортында Татарстан мөфтие хаҗ сәфәренә беренчеләрдән булып кузгалган, Кукмарадан килгән төркем белән очрашты. 49 кешедән торган төркем “Хаҗ-эконом” программасы буенча Казан-Мәскәү-Дубай катнаш маршруты белән оча. Очрашуда Камил хәзрәт Сәмигуллин cәфәрчеләр белән хаҗ шартлары һәм фарызлары хакында сөйләште. Хаҗның 3 төп фарызы: Ихрамга керү, Гарәфәдә булу, Ифадә тәвафы турында әйтеп үтте. Өч төп изге урында намаз кылуның өстенлеген аңлатты. Хаҗиларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Кеше гомерендә бер генә тапкыр кылына торган фарызның савапларын санады. Сәфәргә чыгучыларга бер-берсенә карата игътибарлы, дөрес итеп хаҗ кылу өчен төркем җитәкчеләренә сораулар белән мөрәҗәгать итәргә һәм иң мөһиме - сабыр булырга өндәде.  

Татарстан мөфтие традиция буенча ел саен беренчеләрдән булып юлга кузгалган төркемне үгет-нәсыйхәт һәм Коръәннән хәдис китереп: "Камил кылынган хаҗның әҗере һичшиксез Җәннәттер", - дип шәхсән үзе озата. Хәбәрчеләрнең: "Ел саен хаҗиларны озата килүегездә Сез нинди хисләр тоясыз?", -дигән сорауларына Камил хәзрәт: "Минем өчен иң әһәмиятлесе озату гына түгел, ә аларны каршы алу һәм исән-имин ватаныбызга әйләнеп кайтуларын күрү. Татарстаныбыздан ел саен мөселман кардәшләребез хаҗга китә һәм Раббыбызга шөкер, барчасы да сау-сәламәт әйләнеп кайта. Аллаһ Тәгаләбез быелгы сәфәрчеләребезгә дә хәерле юллар насыйп әйләсен һәм аларга яңа туган сабыйлардай кайтулары өчен дога кылыйк!", -дип җавап бирде.   

Агымдагы елда Хаҗ-2018 сәфәрендә республикабыздан 1800 кеше рәсми хаҗ-операторы «ДУМ РТ Хаҗ» әзерләгән «Хаҗ-эконом», «Эконом-авиа», «Стандарт» һәм «Комфорт» программалары буенча хаҗ кылачак. «Стандарт» программасында татар милли ризыклары белән тукландыру күздә тотыла.

Татарстаннан соңгы төркем 15 августта китәчәк. 247 кешедән торган иң зур төркем сәфәргә 11 августта иртәнге сәг. 5.00тә Казан-Мәдинә турыдан-туры авиарейсы белән очачак. Хаҗга баручыларны озатып йөрү өчен республикадан 20 табиб барачак. Алар арасында кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, инфекция белгечләре бар. Сәфәргә баручыларга менингит һәм дифтериядән прививкалар ясау оештырылды. 

Моннан тыш, Татарстан мәчетләрендә Хаҗга баручылар өчен махсус әзерлек курслары алып барылды. Имамнар булачак хаҗиларны Согуд Гарәбстаны кануннары, хаҗ кылу кагыйдәләре һәм фарызлары белән таныштырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана