Татарстан мөфтие Казанның "Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү" Комплексы эшчәнлеге белән танышты

06 август 2018 ел 15:29
Татарстан мөфтие Казанның "Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү" Комплексы эшчәнлеге белән танышты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның "Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү" Комплексы эшчәнлеге белән танышты. Башкаланың Борхан Шаһиди урамы, 26 йорт адресы буенча урнашкан Комплекс "Тернәкләндерү һәм адаптация" Үзәге тарафыннан ачылды. 
"Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү" Комплексында хәерче һәм йортсыз-җирсез калган кешеләр өчен бушлай кайнар аш белән туклану һәм кием-салып белән тәэмин итү, шулай ук кундыру һәм юыну шартлары тудырылган. Моннан тыш, мохтаҗларга телефон элемтәсеннән файдалану, эшкә урнаштыру, югалган документларны торгызуда ярдәм итү, юридик консультацияләр, медицина һ.б. хезмәтләр күрсәтелә. Ярдәм аз керемле гаиләләргә, наркомания һәм алкоголизм чирләреннән интегүчеләргә дә күрсәтелә.
Комплексның эшчәнлегенә үз өлешен ТР мөселманнарының Диния нәзарәте дә кертә. Мисал өчен, Мөфтият аны мәчетләрдән кием-салымнар җыеп һәм корбанлык итләре белән тәэмин итәчәк. Проект хәерче, сукбай һәм эшсез кешеләр арасында җинаятьчелек күренешләрен булдырмау өстендә эшләү максатыннан тормышка ашырылган. 

-- 
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана