Мөфти әл-Бохари һәм ән-Нәвавиның хәдисләр җыентыгы тыелу турында: “Бу – нигезнең нигезе, моны белмәү оят булырга тиеш”

06 август 2018 ел 22:18
Мөфти әл-Бохари һәм ән-Нәвавиның хәдисләр җыентыгы тыелу турында: “Бу – нигезнең нигезе, моны белмәү оят булырга тиеш”

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәсми мөрәҗәгать белән чыкты. Үзенең Instagram-дагы аккаунтында ул социаль челтәрләрдә әл-Бохариның “Сахих” хәдисләр җыентыгы һәм ән-Нәвавиның “Изгеләр бакчасы”н суд аша экстремистик китаплар итеп тану турындагы хәбәрләргә аңлатма бирде.

“Социаль челтәрләрдә иртәгә, 7 августта, Татарстан Республикасының Лаеш районы судында әл-Бохариның “Сахих” һәм ән-Нәвавиның “Изгеләр бакчасы” хәдисләр җыентыкларын экстремистик китаплар итеп игълан ителү каралачагы турында мәгълүмат чыкты, - дип яза Татарстан мөселманнары башлыгы. - Ихлас күңелдән ышанасы килә ки, бу бары техник хата, аңлашылмаучанлык, кайбер кешеләрнең һөнәри әзерсезлеге. Ә башкача мондый хәлне мөселман дин гыйлеме мирасының хәзинәсен саклаучы Татарстанда ничек аңлатырга мөмкин? Мөселман дин гыйлеменең классик хезмәтләрен экстремистик итеп тану наданлыкның ачык чагылышы! Әлеге хезмәтләр бар мөселман дөньясында зур абруй казанганнар һәм ислам мәдәниятенең зур мирасы булып торалар. Бу – нигезнең нигезе, аларны белмәү белемле кеше өчен оят булырга тиеш. Әлеге әдәбиятны экстремистик итеп тану мәсьәләсе дә – нонсенс ул һәм Россия өммәте ислам үсешендәге һәм аның традицион кыйммәтләрен саклауда казанышларын юкка чыгара. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә берничә ел элек әл-Бохариның “Сахих”ын суд карары буенча тыюдан яклау юлына басарга туры килгән иде инде һәм ул чакта хәдисләрне күп меңләгән тираж белән нәшер итте. Бу юлы да мөфтият килеп чыккан хәлне үз күзәтчелегенә алды. Танылган адвокад Руслан Нагиев белән тыгыз хезмәттәшлектә торып эшне өйрәнәбез. Мин ихлас күңелдән судның төпле карарына, гаделлегенә өметләнәм, чөнки моннан китапның язмышы гына түгел, ә бәлки бар мөселман дөньясында Татарстанның һәм Россиянең абруе хәл ителәчәк”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана