Бөгелмәдә футбол буенча республика турниры узачак

09 август 2018 ел 17:18
Бөгелмәдә футбол буенча республика турниры узачак

11 август көнне Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте Татарстан Республикасы мәчетләре арасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Кубогына футбол буенча республика турниры үткәрәчәк. Әлеге чара намаз укучы уенчылар арасында оештырыла. Җиңү яулаучы командаларга кыйммәтле бүләкләр, грамоталар тапшырылачак. Турнир “Энергетик” стадионында сәгать тугызда (09.00) башлана. Хәзерге вакытта уеннарда катнашу өчен 15 районнан командалар гаризалар тапшырды. Әлеге турнир быел икенче тапкыр уздырыла. Шулай ук кунаклар, мөхтәсибләр катнашында Бөгелмәнең Гафиятуллин урамында яңа мәчеткә нигез ташы кую тантанасы узачак. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр сәясәте һәм дәгъвәт эшенең алыштыргысыз бер өлеше булып спорт чараларын оештыру тора. Спорт ярышлары яшь мөселманнары беләштерә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында үзара дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыта. Мондый чаралар мөселман яшьләре арасында актив гражданлык позицияле һәм башка дин әһелләренә карата хөрмәт белән караучы шәхесләр тәрбияләүгә юнәлдерелә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте ел саен мөселман яшьләре өчен спартакиадалар, хоккей, волейбол, футбол, көрәш буенча ярышлар оештыра. Быел иң күләмле чаралар ел саен уздырыла торган Мәрҗәни Кубогына багышланган джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше Республика ярышлары булды. 2018 елда ​Республика имамнары ГТО нормативларын тапшырды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана