Татарстан мөфтие “Российская газета”га әңгәмә бирде

10 август 2018 ел 10:48
Татарстан мөфтие “Российская газета”га әңгәмә бирде

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин федераль үзәк басмаларның берсе – “Российская газета”га тулы интервью бирде. Газетаның Казандагы махсус корреспонденты Тимур Алимовның хәзрәт белән очрашуы өчен төп сәбәп булып – Татарстандагы традицион мөселман мәгарифе системасы үсеше темасы торды.

Татарстан мөселманнары өчен традицион ислам мәгарифе татар халкының күпгасырлык дини мирасы нигезендә алып барыла, ул хәнәфи мәзһәбе һәм матуриди гакыйдәсенә нигезләнгән, – дип ассызыклады мөфти әңгәмәдә. – Билгеле татар галиме Мөхәммәд Морад Рәмзи әл-Казани 1908 елда язганча, “татар имамнары һәрвакыт сөнниләр, фикерләүдә матуридилар һәм гамәлдә хәнәфиләр булганнар һәм алар арасында бидгать таратучылар булмаган”. Татар дин гыйлеме мәктәбе Россиядә генә түгел, ә бар ислам дөньясында иң борынгылардан һәм көчлеләрдән санала. 2018 елда Россия Президенты Владимир Путин эш визиты белән Татарстанда булды һәм мөселман руханилары белән очрашу вакытында татар мөселман мирасын “бик тирән” һәм зур тарихлы, ә Россия мөселман дин галимнәрен революциягә кадәр фикерләре бик югары бәяләнгән хөрмәтле кешеләр буларак сыйфатлады.

Камил хәзрәт шулай ук Татарстанда ислам мәгърифәтчелеге үсеше өлкәсендәге хәзерге хәлне торгызу дип атады. Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлегенә бәйле рәвештә үл яңарыш кичерә. Мөселман мәгарифе системасы хәзерге көндә эчтәлекле рәвештә формалашкан һәм бай матди техник базага, лаеклы мөгаллимнәр составына, кабул ителгән мәгариф стандартларына туры килә.

– Болгар ислам академиясе үз эшчәнлеген башлаганнан бирле Татарстан Республикасында дини мәгариф дүрт баскычлы буларак формалашты: мәчет каршындагы курслар – мәдрәсә – институт – академия, – дип ассызыклады мөфти. – Моннан тыш, Татарстанда бар мөселман мәгарифе бер стратегик бурычны хәл итүгә юнәлтелгән: татар халкының рухи-әхлакый юлкүрсәткече була алырлык татар зыялысы социаль катламын, ягъни мөселман интеллигенциясен тәрбияләү.

Шунысы игътибарга лаек, ел саен республика мәчетләре каршындагы махсус курсларда якынча 30 мең кеше гыйлем ала. Аларга 1500дән артык остаз ислам нигезләре буенча белем бирә. Татарстанда 9 мәдрәсә, Россия ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе эшли, аларда 220 мөгалллим укыта һәм барлык бүлекләр буенча 4 мең шәкерт гыйлем ала. Барлык дини уку йортлары да мәгариф министрлыгы биргән лицензия нигезендә үзенең эшчәнлеген алып бара.

Әңгәмә барышында шулай ук зәкят институты үсеше, элекке тоткыннарның тормышка кайтулары, җәмгыятьтә дини экстремизм мәсьәләләре күтәрелде. Әлеге иҗтимагый күренешнең төп сәбәбе итеп Камил хәзрәт дини грамотасызлыкны күрсәтте: “Әгәр без Коръән нигезләрен һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәте нигезләрен белсәк, адашмабыз”, – диде ул. Интервьюда ассызыклаганча, яшьләргә башлангыч дини белемне Россиянең дини уку йортларында үзебезнең традицияләр нигезендә, конфессияләр һәм милләтләр белән  аралашу шартларында үзләштерергә тәкъдим ителә. Россиядә үз белемеңне дәвам итү өчен дә шартлар тудырылган. Болгар ислам академиясе дөньяның әйдәп баручы альтернатив ислам университеты буларак таныла ала, дип саный Камил хәзрәт.

Яшьләр арасында дини экстремизм мәсьәләләре мәгълүмати яктан профилактика юлы белән дәвам иттерелә. “Татарстан Диния нәзарәте мәгълүмати яктан комплекслы эш алып бара, – диде мөфти. – Хәзерге заманда мәгълүматны туктатып яки чыгармый калып булмый. Аны бары мәгълүмат белән генә җиңеп була. Без шуның өстендә эшлибез дә. Без массакүләм мәгълүмат чаралары белән рухи-мәгълүмати кампания алып барабыз. Ислам турында дөрес булмаган мәгълүмат бирүгә көрәш максатыннан берничә медиапроект бар. Әлеге өлкәдә төп казаныш булып “Хозур ТВ” мөселман мөселман телеканалы проектын тормышка ашыруны саныйбыз, ул Татарстанда һәм Башкортстанда кабельле телевидение форматында эшләячәк. Моннан тыш, мөфтияттә башка массакүләм мәгълүмат чаралары да эшли: “Ислам тудей” федераль порталы, “Азан” радиосы, татар һәм рус телләрендә басма мәгълүмат чаралары. Аларның эшчәнлеген һәм матди, һәм идеологик яктан Татарстан Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тәэмин итә. “Ислам тудей” порталына көн саен 65000 мең кеше керә. Моннан тыш, бүгенге көндә Интернет челтәрендә Татарстан Диния нәзарәтенең 11 тематик бите һәм төркеме эшли, аларга язылучыларның саны 1 миллион кешедән артып китә”.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана