Татарстанның чираттагы төркем хаҗилары юлга кузгалды

11 август 2018 ел 08:17
Татарстанның чираттагы төркем хаҗилары юлга кузгалды

Хаҗилар утырган чираттагы очкыч Казан-Мәдинә маршруты буенча 11 август көнне юл алды. Очкычта 49 кешелек 5 төркем. Булачак хаҗилар “Казан” халыкара аэропортына  төнге бердә үк җыелдылар. Шунда ук иртәнге намазны укыдылар. Аллаһыга шөкер, биредә барлык шартлар да тудырылган. Өченче катта иркен тәһарәтханә һәм гыйбадәт бүлмәсе.

Һәрбер төркемнең үз җитәкчесе бар, ул хаҗ кылуның бар нечкәлекләрен белүче һәм изге урыннарда берничә тапкыр булган кеше.

“ДУМ РТ Хаҗ” туроператоры һәрбер хаҗига яшел-саргылт төстәге чемодан һәм сумка тапшырды. Әлеге төс халык арасында татарстанлыларга югалмаска ярдәм итәр. Моннан тыш, төркем җитәкчеләре өч бейджик тапшырдылар. Беренчесен алар үзләре белән йөртәчәк, ә икесе – чемодан һәм кулда йөрүче сумка өчен. Шулай итеп, хаҗда килеп чыгарга мөмкин мәшәкатьләрне җиңеләйтәләр.

“Хаҗ – минем өчен күптән көтеп алынган хыялым. Мине аэропортка озатырга ике машинада балаларым һәм оныкларым килде” – дип сөйли Байлар Сабасыннан Сания апа.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстаннан 1800 кеше хаҗ кылачак. Хаҗиларның беренче төркеме Мәккәгә 4 нче августта китте. Изге җирләргә соңгы төркем 15 августта юл алачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана