Әлмәттә "Нур" татар мәктәбе ачыла: беренче сыйныфка укучылар кабул ителә

13 август 2018 ел 10:31
Әлмәттә "Нур" татар мәктәбе ачыла: беренче сыйныфка укучылар кабул ителә

2018 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Әлмәт мөхтәсибәте башлангычы белән "Нур" исемле яңа татар мәктәбе үз ишекләрен ачачак. Татар телендә белем бирүче урта гомумбелем бирү мәктәбендә балаларга, дөньяви фәннәрдән тыш, факультатив нигездә дин сабаклары да укытылачак. “Нур” мәктәбендә малайлар һәм кызлар аерым белем алачак. Хәзерге вакытта беренче сыйныфка укучылар кабул итү игълан ителде. 2018-2019 уку елында 15 ир бала һәм 15 кыз бала кабул итү планлаштырыла. Мәктәп Әлмәт шәһәре, Волгоградская урамы, 20 нче йорт адресы буенча Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт Ислам мәдрәсәсенең хатын-кызлар бүлеге белән янәшә урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: +79272485802.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның июлендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәре кысаларында мәктәптәге ремонт эшләре, уку өчен шартлар һәм “Нур” мәктәбенең уку-укыту программалары белән танышты. Бинаны төзекләндерү дәвам итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана