Татарстан хаҗилары Мәдинәдә изге урыннарда экскурсиядә булды

13 август 2018 ел 10:04
Татарстан хаҗилары Мәдинәдә изге урыннарда экскурсиядә булды

Хәзерге вакытта Мәккәдә булучы Татарстан хаҗилары ике көнлек экскурсия белән Мәдинәдә булдылар. Алар Пәйгамбәр мәчетендә намаз укыдылар, шәһәрнең изге һәм әһәмиятле урыннары белән таныштылар.

Коръән музеенда татарстанлылар Кәлам шәриф тарихы белән таныштылар. Аларны бигрәк тә Әфганстаннан китерелгән 145 кг авырлыктагы Коръән сокландырды. Мәдинәгә аны 200 ел элек дүрт дөядә алып килгәннәр. Нәкъ менә Мәдинәдән Коръәннең Җир шарына таралуы башлана. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхабәләре үз тормышларын исламны өйрәтүгә багышлыйлар. Биредә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәчетеннән ерак түгел ун меңләгән сәхабә күмелгән. Татарстанлылар алар өчен дога кылды.

Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәчетеннән биш километр ераклыкта Өһед тавы урнашкан. Ул тарихка аның янында мөселманнар белән мөшрикләрнең сугышуы белән истә калган. Татарстан хаҗилары Хәмзә мәчетендә намаз укыдылар – ул Өһед тавы төбендә урнашкан.

Алга таба экскурсия Куба мәчетендә дәвам итте. Бу – мөселманнар ачыктан-ачык җәмәгать намазы укыган беренче мәчет. Аның төзелешендә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм шәхсән үзе катнашкан. Хәдистә әйтелгәнчә, кем дә кем үз өендә пакьләнсә, аннары Куба мәчетенә килеп намаз укыса, гомрә кылган савапны алыр. Аллаһы Тәгалә ватандашларыбызның догаларын кабул итсә иде!

Әл-Киблатайн – дөньяда ике михраблы бердәнбер мәчет. Аның берсе Иерусалим, ә икенчесе Мәккә ягына карап тора. Элек мөселманнар Иерусалимга карап гыйбадәт кылганнар, әмма бервакыт, Пәйгамбәргә кыйбланың Изге Кәгъбәтуллаһка үзгәрүе турында хәбәр килә. Намаз бүлмичә, Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккә тарафына борыла. Әл-Кыйблатайн мәчете тарихын Татарстан хаҗиларына үз төркемнәренең җитәкчеләре сөйләде.

Хөрмә агачлыгында булачак хаҗилар берничә сортлы хөрмә җимешләрен татып карый һәм үзләренең туганнарына, якыннарына күчтәнәчләр ала алды. Финик агачлыгы шуның белән дә мәшһүр ки, биредә Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм заманыннан бирле иң кыйммәтле Әҗва сорты үсә, ул күп кенә хәдисләрдә китерелә. Әҗва хөрмәсенең агуланудан һәм сихерчелектән шифа бирүе билгеле.

13 августта Татарстанның 5 төркем хаҗилары Илгиз хәзрәт Баһаветдинов, Тимергали хәзрәт Юлдашев, Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Айрат хәзрәт Яруллин һәм Габдрәшит хәзрәт Фәизов җитәкчелегендә биш автобуста хаҗ кылу өчен Мәдинәдән Мәккәгә юнәләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана