Татарстанлылар Гомрә хаҗын кылды

14 август 2018 ел 13:58
Татарстанлылар Гомрә хаҗын кылды

Татарстаннан хаҗга киткән берничә төркем кардәшләребез бүген Гомрә хаҗын кылды. 13 август кичендә Мәдинә шәһәреннән берничә автобус белән алар Мәккәгә барып җитте. Барлык дөнья мөселманнары өчен иң изге җирдә кардәшләребез Гомрә хаҗын кылды. Бу изге бурычны башкарыр алдыннан алар Зөлхәлифә микатында ихрам ниятләделәр.

Татарстанлылар юл буе тәлбия әйтте: «Ләббәйкә Аллаһумма ләббәйк. Ләббәйкә лә шәрикә ләкә ләббәйк. Иннәл-хамда, уән-ниъмәтә, ләкә уәл-мулк. Лә шәрикә ләк». Тәлбия Кәгъбәне күргәч кенә тукталды.

Татарстан хаҗилары Әл-Хәрәм мәчетендә җиде тапкыр Кәгъбә тирәли әйләнде. Аннары Сафа һәм Мәрвә таулары арасындагы араны җиде тапкыр уздылар. Боларның барысы да оешкан төстә башкарылды. Әл-Хәрәм мәчете территориясе бик зур. Шуңа да төркем башлыклары Татарстаннан килгән кардәшләребез халык арасында югалмасын дип бар көчен куйды. “ДУМ РТ Хаҗ” операторы сәфәрчеләр өчен махсус яшелле-сарылы кул янчыклары әзерләгән иде. Алар ташкын булып агылган халык арасында үзеңнекеләрне табарга уңайлы булды. Төркем җитәкчеләренең берсе Зөлфәт хәзрәт Габдуллин үз хаҗиләрен югалтмас өчен Татарстан әләме тоткан иде.

Казаннан килгән хаҗилар Мәккәдә бик матур, яңа кунакханәдә урнашты. Әл-Хәрәм мәчетеннән ул нибары 700ләп метр. Әлеге араны тоннель аша узасы. Гаджетлар белән оста файдаланучы кайбер милләттәшләребез смартфоннарына Әл-Хәрәм мәчетенең махсус кушымтасын урнаштырды. Ул да югалган очракта ярдәм итәргә мөмкин. Шөкер, гомрә хаҗында югалучылар булмады. Татарстанлылар исән-сау гына кунакханәгә кайтып чәчләрен алдылар һәм шул рәвешле ихрамнан чыктылар.

Әйтергә кирәк, Татарстан вәкилләре изге җирләрдә үзләрен бик оешкан тота. Бер-берсенә ярдәм итеп савап эшлиләр. Яшь егетләр олы апаларга балаларына ватсап аша хәбәр бирер өчен отельдәге wi-fi-ны тоташтырып бирә, кемдер кардәшенә ихрамны дөрес кияргә ярдәм итә, кемдер кул кирәк-яраклары белән бүлешә. Гомрә вакытында Кагъбәне җиде тапкыр әйләнеп чыгып килгәндә башка төркем белән килгән татарстанлыларны күрү аеруча күңелгә хуш килә. Кардәшләребез бер-берсен “Әссәләмү галәйкүм, якташлар!” дип сәламләде.

Алда да олуг эшләр күп әле. Мина үзәнлегенә бару, Гарәфә тавында тору, таш ату һәм корбан чалулар. Хаҗилар әлегә шуңа әзерләнә. Мөселман кардәшләребезгә барлык гыйбадәтләрне бөтен шартларын тиешенчә үтәп җиңеллек белән башкарып чыгарга насыйп әйләсен, инша Аллаһ!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана