“Зәкят” хәйрия фонды “Без синең белән” дип исемләнгән акция игълан итә

14 август 2018 ел 14:30
“Зәкят” хәйрия фонды “Без синең белән” дип исемләнгән акция игълан итә

         Корбан бәйрәме алдыннан “Зәкят” хәйрия фонды дәвалану курслары узучы авыру балалар өчен “Без синең белән!” дип исемләнгән хәйрия акциясе игълан итә. Беренче булып акчалар Бурнин Арсенийга җыела башлаячак. 7 яшьлек малай аутизм чиреннән интегә. Бер тернәкләнү курсының бәясе – 53550 сум. Җыелган акчалар “Логос” медицина үзәгенә күчереләчәк.

         Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Әгәр изге эштә катнашасыгыз һәм әлеге малайга авыруы белән көрәшергә ярдәм итәсегез килсә, сез хәзер үк 7715 номерына САДАКА сүзе белән SMS-хәбәр юллый аласыз. Акчалар шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына кабул ителә (Әлмәтов И.М. картасы).

         Зөлхиҗҗә ае – бөтен дөнья мөселманнарының иң хөрмәткә лаек айларының берсе санала. Иң билгеле сәхабәләрнең берсе Габдуллаһ ибне Гомәр (Аллаһы аңардан разый булсын) болай дигән: “Мин Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмдә булдым, һәм без изге гамәлләр турында сөйләштек. Һәм ул әйтте: “Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә башкарылган изге гамәлләрдән дә күркәмрәкләре юк”.

         Бу вакытта мөселманнар мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр кылалар: өстәмә намазлар укыйлар, ураза тоталар, зикер кылалар, сәдака бирәләр. Изге гамәл кылу һәм мохтаҗ кешегә сәдака бирү өчен өйдән чыгу мәҗбүри түгел. Бары SMS-хәбәр җибәрү дә җитә.

         Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана