"Зәкят" хәйрия фондына мохтаҗлардан корбан итенә 400 гариза керде

16 август 2018 ел 09:34
"Зәкят" хәйрия фондына мохтаҗлардан корбан итенә 400 гариза керде

“Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәме алдыннан корбанлыкларга гаризалар кабул итә. Бер сарыкның бәясе быел 7000 сум. Шунысы күркәм, “Зәкят” фонды барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала: мал-туарны күпләп сатып алу бәясеннән юнәтүдән алып мохтаҗларга таратуга кадәр, ягъни теге яки бу хәйрияче исеменнән корбан чалу эшләрен башкара. Шулай итеп, әлеге бәягә корбан чалу, итне кисәкләргә ваклау, аны инвалидларга һәм күп балалы гаиләләргә өләшү керә. Моннан тыш, фондта корбан чалу буенча квалификацияле белгечләр белән киңәшләшергә һәм тикшерү узган маллар алырга мөмкин. Фондның хезмәтләре – бушлай. Һәр ел саен әлеге акция мохтаҗларда зур шатлык хисләрен кузгата. Хәзерге вакытта фондка корбан ите алу өчен 400 гариза керде, алар арасында аз керемлеләр, инвалидлар, авыр хәлгә төшкән кешеләр, ятимнәр бар.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Зөлхиҗҗә аеның беренче ункөнлегендә мөселманнар мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр кылалар: нәфел намазлары үтиләр, ураза тоталар, зикер кылалар, сәдака өләшәләр. Сезнең һәрберегез “Зәкят” фондында сарык сатып алып, аның итен хәйрия фондына мөрәҗәгать иткән мохтаҗ кешеләргә өләшеп, ярдәм кулы суза аласыз. Билгеле сәхабәләрнең берсе Габдуллаһ ибне Гомәр (Аллаһ аңардан разый булса иде) болай дигән: “Мин Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмдә булган идем, һәм без изге гамәлләр турында сөйләштек. Һәм ул болай диде: “Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә кылынган изге гамәлләрдән дә яхшыраклары юк”.

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

Гаризаларны 20 августка кадәр тапшырырга ашыгыгыз! Сарыкларның саны чикле.

Тулырак мәгълүмат 8 (843) 225-33-22 телефоны буенча. (Фондның адресы: Лобачевский урамы, 6).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана