Бурнин Арсенийга дәвалану өчен 30 меңнән артык акча җыелды

16 август 2018 ел 11:33
Бурнин Арсенийга дәвалану өчен 30 меңнән артык акча җыелды

14 августта “Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәме якынлашуга багышлап авыру балаларга дәвалану өчен “Син үзең генә түгел” – “Без синең белән!” хәйрия акциясе турында игълан итте.

Акчалар беренче булып Бурнин Арсенийга җыела башлады. 7 яшьлек малай аутизм диагнозыннан интегә. Бүгенге көндә битараф булмаган кешеләр ярдәме белән 31 мең 450 сум акча җыю мөмкин булды!

Бер тернәкләнү курсының бәясе 53550 сум. Җыелган акчалар “Логос” медицина үзәгенә күчереләчәк.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әгәр сез изге гамәл кылырга һәм әлеге малайга диагнозы белән көрәшүдә ярдәм итәргә теләсәгез, хәзер үк 7715 номерына САДАКА сүзе белән SMS-хәбәр юллый аласыз. Шулай ук акчалар 639002629014626229 номерлы сбербанк картасына кабул ителә (Әлмәтов И.М. картасы).

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул итсен!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана