Мөфти Мәккәдә Ислам эшләре министры белән очрашты

17 август 2018 ел 10:29
Мөфти Мәккәдә Ислам эшләре министры белән очрашты

Татарстан мөфтиенең Мәккәдә сәфәре мөһим очрашулар белән дәвам итә. Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстанының Ислам эшләре, дәгъвәт һәм нәсыйхәт министры доктор Абдуллатыйф бин Гаделгазиз Али Шәех белән күреште. Очрашу бик җылы, дустанә мөнәсәбәткә корылды. Бөтен дөнья мөселманнары бер урынга җыелган көннәрдә Татарстан мөселманнары башлыгының изге Мәккә җирендә дин эшләре җитәкчесе белән очрашуы нур өстенә нур булды. Министр очрашу барышында Согуд Гарәбстаны Короле Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Сауд исеменнән сәламләде һәм хаҗларның кабул булуын теләде. Рәсми төстә башланып киткән очрашу бик эчтәлекле узды. Дин әһелләре барлык дин кардәшләребезнең, Җир шарының кайсы почмагында яшәвенә карамастан, бердәмлектә һәм теләктәшлектә булырга тиешлеген җиткерде. Камил хәзрәт үз чиратында Шәйхка Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрияты чыгарган кечкенә форматтагы Коръән басмасын бүләк итте.

Сүз уңаеннан, быел Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстаны короле Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Саудның кунагы Программасы кысаларында хаҗ кыла. Россиядән быел барлыгы 26 мең кеше изге җирләргә хаҗ кылу өчен килде. Шуның бер мең сигез йөзе – Татарстаннан. Мөселман кардәшләребезнең хаҗ кылуы өчен барлык шартлар тудырылган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана