Татарстан хаҗилары Әл-Хәрам мәчетендә Җомга намазы укыды

17 август 2018 ел 13:56
Татарстан хаҗилары Әл-Хәрам мәчетендә Җомга намазы укыды

Бүген 17 август җомга көнне Татарстаннан Мәккәгә хаҗга юнәлгән милләттәшләребез Әл-Хәрам мәчетендә Җомга намазы укыды. Барлык дөнья мөселманнары өчен изге саналган урында Җомга намазын укырга теләүчеләр бихисап. Шуңа күрә иман йортына ике-өч сәгать алдан килү хәерлерәк. Татарстанлылар шулай эшләде дә. Әлеге киңәшне аларга төркем җитәкчеләре бирде. Билгеле булганча, Татарстаннан хаҗга барган мосафирлар 49 кешедән артык булмаган төркемнәргә бүленгән. Һәр төркемнең үз җитәкчесе.

Җомга намазында кардәшләребез вәгазь тыңлады (арада гарәп телен белүче хаҗиларыбыз да бар), фарыз һәм сөннәт намазларын укыды һәм дога кылды. Дога-теләкләрнең берсе – алда торган хаҗ гыйбадәтләрен җиңеллек белән башкарып чыгуны сорау иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана