Татарстан хаҗилары өчен олуг сәфәрнең иң җаваплы өлеше башланды

19 август 2018 ел 10:49
Татарстан хаҗилары өчен олуг сәфәрнең иң җаваплы өлеше башланды

Бүген 19 август көнне Татарстан хаҗилары кунакханәләрдән Мина үзәнлегенә юл тотты. Моның өчен берничә автобус каралган иде. Мина Гарәфәт тавы һәм Мәккә шәһәре арасында урнашкан.

Хаҗилар чатырларга урнашты. Монда алар дүрт көн яшәячәк. Шушыннан Гарәфә тавына, Мөздалифә үзәнлегенә дә барачаклар. 20 августта Хаҗның кульминацион өлеше – Гарафәт көне узачак. Таң вакытында хаҗилар үзәнлеккә киләчәк. Гарафә көнен дога һәм тәүбәдә үткәрсәң, хаҗ кабул кылынган булып санала. Олы гыйбадәтләр нәкъ бүген башлана. Мина чатырларында хаҗиларыбыз үзенчәлекле шартларда яшәячәк. Көндәлек кирәк-яраклар, көнкүреш шартлар минималь дәрәҗәдә дияргә була. Минада чатырларда яшәү, Мөздалифәдә урамда төн куну – хаҗ сынауларыннандыр. 

Татарстан хаҗилары составында табиблар да бар. Аларга һәрдаим мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Татарстаннан берничә әрҗә белән медикаментлар алынган. Аларны күчереп йөртергә хаҗилар булыша. Табиблар кунакханәдә дә эшләде, Мина җирлегендә дә халыкка ярдәм итәчәк. Әлһәмдүлилләһ, авыручылар арасында авыр симптомнылар юк. Күбесенчә, тамак авырту, борыннан агу, җиңелчә салкын тию белән мөрәҗәгать итәләр. Табиблар тиешле даруларны бирә, эсседән кергәндә кондиционерлардан сакланырга киңәш итәләр.

21 августта, Корбан бәйрәмендә, хаҗилар, Минага кайтып, шайтанны символлаштыручы Җәмәрат дигән зур баганага таш атачак. Шуннан соң хаҗилар исеменнән корбан чалачаклар, ә алар үзләре чәч-тырнакларын кисеп, ихрам халәтеннән чыгачак.

Татарстан хаҗиларының кәефләре яхшы. Алар бу сынауларга рухи яктан да, физик яктан да алдан ук әзерләнде. Хаҗлары җиңеллек белән башкарылсын, Аллаһы Тәгалә кабул итсен.

Данил Сәфәров, Арслан Ганеев.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана