Бүген – Гарәфә көне

20 август 2018 ел 09:53
Бүген – Гарәфә көне
Бүген Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне – Гарәфә көне, көннәрнең иң кадерлесе. Изге гамәлләр эшләгән өчен бу көндә әҗер-савап күп тапкырларга арттырылып бирелә. Хакыйкатьтә, Аллаһыдан башка беркем дә аның асыл кыйммәтен белми. Әҗер-савапларның күләме арткан кебек, бу көндә гөнаһлар да берничә тапкырга арттырып языла. Әлеге көнне файдасыз рәвештә бушка уздырудан сакланырга кирәк. Гарәфә көнендә ураза тоту, күбрәк дога кылу һәм гөнаһларның ярлыкануын сорау киңәш ителә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Гарәфә көнендә [Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә] тотылган ураза узган һәм быелгы елларның гөнаһлары ярлыкануга сәбәп була».
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана