Хаҗ табибларының җитәкчесе: "Мондый күренеш Россиядә башка беркайда юк!"

20 август 2018 ел 08:22
Хаҗ табибларының җитәкчесе: "Мондый күренеш Россиядә башка беркайда юк!"

Татарстаннан хаҗга киткән милләттәшләребезгә изге сәфәрдә югары категорияле медицина хезмәткәрләре ярдәм итә. Быел аларны 20 белгеч озата бара. Хаҗиларны медицина ягыннан тәэмин итеп торучы табиблар төркеме җитәкчесе Хисамов Рамил Гаязтдинович белән Мина үзәнлегендә очрашып сөйләштек.

- 3 августтан башлап дүрт хаҗины госпитализацияләргә туры килде. Берсенә "восполившие атеромы левой паховой области" дигән диагноз буенча хәтта операция дә ясадылар. Ике кеше шикәр авыруы белән, бер кеше сидек юлларындагы таш белән сырхауханәдә ятып чыгарга өлгерде. Хәзер әлеге дүрт хаҗиларның барысы да гыйбадәтләрен дәвам итәләр. Безнең ныклы күзәтү астында.

- Хаҗилар белән барлыгы ничә табиб эшли?

- 4 пунктыбыз бар. Икесе "эконом", икесе "стандарт" системасында. Һәркайсында дүртәр кеше эшли. Бер экономда 8 табиб. Барлыгы 20 хезмәткәр. Тәүлек буе эшлибез. Арабызда өч хатын-кыз: ике гинеколог һәм кардиореаниматолог. Калганнары ир-атлар. 60% табибларыбыз кардиологлар, чөнки бу хаҗда иң актуаль специализация. Лор, хирург, терапевт, башка тар өлкәдәге белгечләребез дә бар. Арабызда өч медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган табибы исеменә лаек өч хезмәткәребез бар, ким дигәндә арабызда беренче категорияле табиблар.

- Табиблар да хаҗ кыла аламы, әллә медицина ярдәме генә күрсәтәме?

- Хаҗ да кылабыз, мөмкинлегебез бар. Табиблар хаҗга бушлай бара. Шул ук вакытта Казандагы хезмәт хаклары да саклана. Мондый хәл Россиядә башка беркайда юк. Мондый оештыру өчен мин Татарстан җитәкчелегенә зур рәхмәтемне әйтәсем килә. 700 мең сумлык медикаментлар алып килдек Казаннан, уйлап карагыз. Әмма бөтен медикаментны да саклап булмый. Әйтик, елдан-ел хаҗга инсулиннан бәйле кешеләр күбрәк бара. Инсулинны бу шартларда саклап булмый. Шуңа күрә без кайбер категория кешеләргә хаҗга барырга киңәш итмәс идек. Әйтик, инсулиннан бәйлеләргә, йөкле хатыннарга, туберкулез белән авыручыларга. Алар өчен без җаваплы була алмыйбыз. Бу килешүдә дә языла.

- Хаҗиларга нинди киңәшләр бирер идегез? 

- Тәүлек буена якынча 150 кешене кабул итәбез. Мина, Гарәфә, Мөздалифәдә бу сан тагын 1,5 тапкыр арта. Күпчелек кеше тамак авырту, салкын тию белән мөрәҗәгать итә. Беренчедән, эсседә салкын зәм-зәм, яки соклар эчәләр. Икенчедән, кондиционердан сакланмыйлар. Өченчедән, Әл-Хәрам мәчетенең салкын идәннәрендә яланаяк йөриләр. Аннары бит монда бөтен дөньядан кешеләр җыелган, бөтен вируслар катнашып беткән. Шуңа күрә сакланып йөрергә кирәк.

- Үзегез хаҗга табиб буларак ничәнче тапкыр барасыз?

- 16нчы тапкыр.

- Сөбханалла! Саваплы эшегездә уңышлар телибез!

Әңгәмәдәш - Данил Сәфәров, фото - Арслан Ганеев

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана