Татарстан хаҗилары Гарәфәгә килде

20 август 2018 ел 08:34
Татарстан хаҗилары Гарәфәгә килде

Бүген 20 август – Гарәфә көне. Төнлә Татарстан хаҗиләре Гарәфәгә килделәр. Иртәнге намазны да монда укыдылар, көне буе гыйбадәттә булачаклар. 

Изге гамәлләр эшләгән өчен бу көндә әҗер-савап күп тапкырларга арттырылып бирелә. Әлеге көнне файдасыз рәвештә бушка уздырудан сакланырга кирәк. Гарәфә көнендә ураза тоту, күбрәк дога кылу һәм гөнаһларның ярлыкануын сорау киңәш ителә. Пәйгамбәребез  Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Гарәфә көнендә [Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә] тотылган ураза узган һәм быелгы елларның гөнаһлары ярлыкануга сәбәп була».

Мосафирлар бер төнне Мина үзәнлегендә кунды. Анда аларны ком бураны каршы алды. Караңгы болыт килеп гарасат чыкты. Чатырларны җил селкетте. Ястү намазы вакытында Татарстанлылар давыл тынуны сорап дога кылды. Алланың рәхмәте, күп тә үтмәде күк йөзе чистарды һәм тып-тын һава торышы урнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана