Корбан бәйрәме уңаеннан Татарстан мөфтие исеменә котлаулар килә

20 август 2018 ел 17:01
Корбан бәйрәме уңаеннан Татарстан мөфтие исеменә котлаулар килә

Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә Корбан бәйрәме уңаеннан күпләгән котлау телеграммалары килә. Хәзрәт исеменә үз теләкләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Төрек Республикасының Дин эшләре буенча идарә рәисе профессор Али Эрбаш, Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан, Ингушетия республикасы башлыгы Юнусбек Евкуров юллады. Шулай ук рәсми котлаулар Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Алибаев Тимур Лазович, Түбән Кама мэры Айдар Рәис улы Метшин, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәсәнов Эдуард Рөстәм улы исеменнән һ.б. килде. Моннан тыш, бөек бәйрәм уңаеннан үзләренең җылы теләкләрен Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Равил хәзрәт Панчеев, Үзәкләшкән дини оешма – Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков юлладылар.

Котлауларда бөтен дөнья мөселманнары һәм Россия өммәте өчен Корбан бәйрәменең әһәмияте, шулай ук аның Россия гражданнары арасында, милләтенә һәм диненә, социаль торышы, матди хәле һәм сәяси карашларына карамастан, күркәм мөнәсәбәтләр урнаштыруда роле билгеләп үтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана