Татарстан хаҗилары төп гыйбадәтләрне тәмамлады

21 август 2018 ел 15:01
Татарстан хаҗилары төп гыйбадәтләрне тәмамлады

Татарстан хаҗиларының бу көннәрдә гыйбадәт кульминациясе дияргә була. Язганыбызча, кичә алар Гарәфәдән Мөздалифәгә килде. Бүгенге төнне мосафирлар ачык һавада кунды. Шушында ук Җәмәрат өчен ташлар җыйдылар. 

Иртәнге намазны Мөздалифәдә укып, хаҗилар Минадагы чатырларына киттеләр. Бераз гына ял иткәннән соң татарстанлылар шайтанга таш атар өчен Җәмәратка юнәлде һәм бу эшне яхшы гына башкарып чыкты. Таш ату әле алдагы ике көндә дә булачак. Әмма ихрам халәтендәге гамәлләр шушының белән тәмам. Хаҗи егетләребез җәмәраттан кайтуга һәм корбан чалыну турында хәбәр алуга чәчләрен кырдылар һәм ихрамнан чыктылар. Изге җирләрдә гыйбадәтләр әле дәвам итә. Республикабыз хаҗилары турында яңалыкларны Татарстан Диния назәрәте сайтыннан күзәтеп барыгыз.

Данил Сәфәров, Арслан Ганиев.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана