Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләрендә экстремизм турында сөйләнәчәк

07 сентябрь 2018 ел 08:50
Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләрендә экстремизм турында сөйләнәчәк

Бу көннәрдә Татарстанда «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге уздырыла. Шул уңайдан иртәгә республика мәчетләрендә бердәм җомга вәгазьләрендә экстремизм һәм аның тискәре нәтиҗәләре турында сүз барачак.

Имам-хатыйблар мәчет мөнбәрләреннән ислам диненең бары тик игелеккә чакыруын ассызыклап, кеше каны коелуга китергән экстремизм һәм терроризмның мөэмин мөселманнар өчен бөтенләй ят күренешләр булуы турында сөйләячәк. Чыгышларда динебезнең һәм хәнәфи мәзхәбенең асыл кыйммәтләрен барлауга, экстремистик төркемнәрнең ялган идеяләрен фаш итүгә аерым игътибар бирү күздә тотыла. 

Татарстан имамнары хәзерге экстремистларны хәтерләткән кешеләрнең, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) яшәгән чорда ук булуы, бу адәмнәрнең исламны дөрес аңламыйча, дин мәсьәләләрендә һәм ислам нигезләрен аңлатуда хаталар җибәрүе хакында сүз алып барачак. Вәгазьләр барышында, диннән бик ерак булып та, исламны аклану рәвешендә файдаланучы, мөселманнарны нигезсез кяферлектә гаепләп, төркемнәргә бүлүче, үзләреннән аерылып торганнарны җәберләүче төркемнәрнең бүген дә шактый булуына һәм аларга каршы тору мөһимлегенә басым ясалачак.

Аллаһы Тәгаләгә итагать кылырга вәгъдә биргәннән соң, антларын бозучылар хакында Коръән аятьләре, шулай ук хариҗиләр, аларны мөэмин мөселманнардан аерып торган төп сыйфатлар турында хәдисләр китереләчәк.

Җомга намазы ахырында терактлар вакытында фаҗигале төстә һәлак булганнарның, шаһит киткәннәрнең рухларына дога кылыначак. 

Вәгазьләрдән соң мөфтият волонтерлары  махсус промо-акция оештырачак һәм Казандагы мәчетләр янында «Ислам террорга каршы» дип исемләнгән тематик листовкалар таратачак.

ММЧ өчен аккредитация 89172939706 (Резеда Закирова) телефоны буенча

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана