Җомга көнне Казан мәчетләрендә “Экстремизмга – юк!” промо-акциясе узачак

07 сентябрь 2018 ел 07:50
Җомга көнне Казан мәчетләрендә “Экстремизмга – юк!” промо-акциясе узачак

“Экстремизмга – юк!” традицион республика декадасы кысаларында 7 сентябрь көнне Казан мәчетләрендә дини экстремизмга каршы тору буенча промо-акция узачак.

Җомга намазы алдыннан мөселман яшьләре активыннан торган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары дин кардәшләребезгә һәм мәчеткә килүчеләргә “Ислам против террора” листовкаларын таратачаклар. Аларда якыннарыңа карата көч куллану һәм кысрыклауның, җинаять кылуның ярамавы, шулай ук яхшылык эшләүгә һәм динеңне танып белүгә өндәгән Коръән аятьләре һәм хәдисләр китерелә.

Моннан тыш, листовкаларда  “белмәү сәбәпле” экстремистик төркемнәргә иярүдән саклану чаралары һәм экстремизмнарның “үзенчәлекле” шәхси сыйфатлары аңлатыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана