Мөфти – «Реальное время» газетасына: «Хәтта Пәйгамбәрне дә ﷺ тәнкыйтьләгәннәр»

06 сентябрь 2018 ел 18:49

Бүген «Реальное время» интернет-газетасы студиясендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында онлайн-конференция узды. Мөфти газета укучыларының һәм әңгәмәне алып барган Светлана Спирина сорауларына җавап бирде.

Иң беренче чиратта, Камил хәзрәт хаҗ сәфәре турындагы кичерешләре белән уртаклашты.  Билгеле булганча, быел 1800 татарстанлы хаҗ кылды. Аларның барысы да Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы программаларын файдаланган. Аларны хәнәфи мәзхәбе буенча хаҗ кылырга әзерләделәр, сәфәр вакытында төрле юнәлештәге 20 медицина хезмәткәре һәм тәҗрибәле җитәкче имамнар озатып йөрде.

Мөфти әлеге шартларны «ДУМ РТ Хаҗ» программасының төп өстенлекләре дип атады. Әмма башка операторларга мөрәҗәгать итеп, Согуд Гарәбстанына оча алмаган кешеләр дә булган. Аларның язмышына бәйле сорауга җавап биреп, мөфти намуссыз компанияләрнең дини өлкәдә дә очравын ассызыклады. Шул ук вакытта мөселманнар матди табыш артыннан куып, хаҗ операторының эш тәҗрибәсе һәм аның рәсми статусы кебек мөһим аспектлар турында оныталар. Беренче чиратта, хаҗ операторы рәсми рәвештә аккредитация узган булырга тиеш. Моны Россиянең хаҗ-миссия сайтында тикшереп була: http://hajmission.ru/. Компания, хаҗ кылырга ниятләгән кеше белән якларның барлык хокуклары һәм бурычлары язылган килешү төземи икән – бу, һичшиксез, шик-шөбһәгә салырга тиеш.

«Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторына килгәндә, безнең клиентлар төрле яклап – юридик һәм финанс ягыннан, шулай ук гыйбадәтләрен дөрес кылу буенча да якланган. Бу Россиядә хаҗ кылуны хәнәфи мәзхәбе буенча оештыра торган бердәнбер оператор. Сәфәр барышында барлык фарыз һәм вәҗиб гамәлләр мәзхәбкә туры китереп кылына. Моннан тыш, юлламалар өчен түләү банк счетлары аша башкарыла. Бу, клиент ниндидер сәбәпләр буенча хаҗга бара алмаган очракта,  акчаның аңа кире кайтарылуын гарантияли. Хаҗи Мәккәдә 14 көннән 30 көнгә кадәр, Мәдинәдә 3 көнгә кадәр була. Хаҗ вакытында кунакханәләрдә, авиабилетларга һәм җыеннарга бәяләр арта. Хаҗи өчен Мина һәм Гарәфә үзәнлекләрендәге палаткаларда хезмәт күрсәтү, хаҗ барышындагы трансфер һәм башка хезмәтләр сатып алына. Бәя очыш һәм юл, кунакханәнең уңайлык дәрәҗәсенә һәм корбанга бәйле була», - дип аңлатты мөфти.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең экстремизмга каршы эшчәнлеге турында да сорауны читләтеп узмадылар. Хәзрәт мөселманнарны «коръәнчеләр» идеяләренә иярүдән сакланырга киңәш итте. «Атамалар матур булса да, «коръәнчеләр» – Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәтен кире кагучылар. Сөннәт безгә сәхабәләр сүзләре ярдәмендә килеп җиткән Коръәнне аңларга мөмкинлек бирә. Әгәр без сөннәтне кире каксак, без Изге китапны югалтачакбыз", - диде хәзрәт.

Шулай ук укучыларны дини белем бирү турындагы сорау да кызыксындырды: мөселман уку йортларын тәмамлаучыларга ихтыяҗ бармы һәм дини өлкәдә кадрлар кытлыгы күзәтеләме?

«Беренчедән, без бөтен ил өчен белгечләр әзерлибез, шуңа күрә безнең чыгарылышларыбызның бер өлеше эшләргә Татарстаннан читкә китә. Безнең республикада аларның 50 % бу өлкәдә эшләп кала, калганнары үзләре өчен укый. Хәзерге вакытта авылларда имамнарны эшкә урнаштыруга бәйле авырлыклар күзәтелә. Кызганыч ки, авыл имамнарына ярдәм күрсәтү һәм аларның кытлыгы буенча зур проблема бар, шуңа күрә, башкаларныкы кебек үк, кадрлар проблемасы килеп баса», – дип җавап бирде мөфти. Сүз уңаеннан, 2018-2019 уку елында Татарстан Республикасы мөселман һөнәри белем бирү йортларының көндезге уку бүлекләренә барлыгы 340 студент кабул ителгән. Гомумән алганда, быел республика мөселман уку йортларына керү өчен меңгә якын урын каралган. Шуның 650се кичке һәм читтән торып уку бүлекләренә исәпләнгән. 

“Коръән тәфсирләрен әзерләгәне өчен мөфтигә рәхмәт. Бу теләсә кайсы мөселман берләшмәсе тотынган нигез. Ә без Россия мөселманнары бу уңайдан нык артта калабыз, – дип укыды Светлана Спирина эфирда укучы бәяләмәсен һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән-Кәримне рус һәм татар телләренә тәрҗемә итү эшчәнлеге турында ачыклык кертте. Камил хәзрәт аңлатма биргәнчә, татар телендә тәфсирне 2018 елның ахырына төгәлләү планлаштырыла. Аннары рус телендә тәфсир нәшер итү көтелә. “Моңа кадәр басылган рус телендәге тәфсирләрне көнчыгышны өйрәнүчеләр әзерләгәннәр һәм аларда православие терминнары күп. Безнең тәрҗемәләрнең төп үзенчәлеге – аларның нәкъ менә дин белгечләре тарафыннан төзелүе. Татар телендә тәрҗемә белән хәл башкачарак. Безнең алдыбызда хәзерге татар телендә тәфсир әзерләү бурычы тора”, – дип ассызыклады Камил хәзрәт.

Әңгәмәнең аерым темасы хәләл индустрия үсешенә багышланды. Камил хәзрәт Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов боерыгы буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы катнашында “Челны-мясо” җитештерүчесен бәйсез оешма тарафыннан тикшерү нәтиҗәләре турында җиткерде: аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары сертификаты кире кайтарылды. “Җитештерүче техник хата җибәргән, хәләл җитештерүдә кимчелекләр табылмады”.

Күп кенә укучыларны Россия өммәтенең һәм төбәк мөфтиятләренең берләшүе, шулай ук Россиядә бердәм рухи лидер җитәкчелегендә дини структура төзү мәсьәләсе кызыксындырды. “Мондый органны төзү өчен, беренче чиратта, өммәтнең үзенең теләге һәм Россия мөфтиләренең ихласлыгы кирәк. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Дөнья тормышына мәхәббәт – барлык хаталарның башы”. Безнең өммәтебезгә бүген бер-береңне тыңлый һәм ишетә белү мөһим. Бу уңайдан күп кенә мөселманнар әлегә “прокурорлар”, ә бер-беребез өчен “адвокатлар” булырга кирәк. Ышанам ки, кайчан да булса без моңа килербез”, – дип билгеләде мөфти һәм берләштерүче фактор булып, Бөтенроссия ислам фикере үзәге буларак, Болгар ислам академиясе торырга мөмкин.

Онлайн-конференция барышында укучылар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте татар телен саклау һәм өйрәнүдә эшчәнлек алып барганы өчен мөфтигә рәхмәтләрен җиткерде. “Мин Камил хәзрәткә туган телебезне саклау буенча алып барган эшчәнлеге, үз халкына, үз милләтенә көчле мәхәббәте өчен рәхмәтемне җиткерәм. Мөфти беренчеләрдән булып туган телне саклау юлына басты. Аны хөрмәт итәбез”, – дип билгеләп узды алар. Мөфти үзе әлеге юнәлештә мөфтиятнең киләчәккә булган карашы белән уртаклашты: “Без кызлар өчен “Мозаффария” мәктәбе проектын тормышка ашыруга керештек, әмма мин хәзер яулык ябу тыелмаган, хәләл туклану тәэмин ителгән һәм татар телендә укыту, тәрбия алып барылган тулы канлы татар гомумбелем бирү мәктәбе кирәк булуны аңлыйм”. Ул шулай ук Татарстан Республикасының 20 мәчете каршында татар теле курсларын дәвам итәргә вәгъдә бирде.

Очрашу ахырында Камил хәзрәт дөнья гомуммөселман мәдәниятендә якты эз калдырган  татар дин галимнәренең бай мирасы турында сөйләде. Мисал итеп ул Габдрахман Карабашиның тәҗвид буенча китабын, Шиһабетдин Мәрҗаниның «Назурә-тел-хак»...ын, Мөхәммәд Рәмзи, Әхмәтһади Максуди хезмәтләрен китерде, аларның чит ил уку йортларында өйрәнелүен һәм башка илләрнең дин галимнәре арасында ихтыяҗга ия булуын ассызыклады.

- Үз вакытында Мөхәммәд Пәйгамбәрне ﷺ дә тәнкыйтьләгәннәр, - дип йомгаклады сүзен мөфти һәм укучыларга сораулары, тәкъдимнәре һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенә бәйле тәнкыйть фикерләре өчен рәхмәтен белдерде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана