«Хозур ТВ» социаль роликлар премьерасын тәкъдим итә

07 сентябрь 2018 ел 09:44
«Хозур ТВ» социаль роликлар премьерасын тәкъдим итә

10 сентябрьдә Татарстан башкаласында XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур ТВ” телекомпаниясеннән кыска метражлы фильмнар күрсәтү премьерасы уза.

Презентациядә хәзерге җәмгыятьнең әхлакый өстенлекләре темасына фильмнар циклыннан торган берничә ролик күрсәтәчәкләр. Аларда мәңгелек гомумкешелек кыйммәтләре турында, шулай ук ислам турындагы стереотиплар хакында сүз барачак. Барлыгы шундый 30 ролик төшерелде.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур ТВ” Телекомпаниясенең кыска метражлы фильмнар презентациясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм әйдәп баручы мөселман блогерлары, шул исәптән танылган Россия актёры, “Ласковый май”, “Экипаж” һәм башка фильмнарда төшкән Сергей Романович катнашачак. Ул иҗтимагый кыйммәтләрне формалаштыруда мөселман телевидениесенең роле турында лекция белән чыгыш ясаячак. Ислам дине темасы Сергей өчен бик тә якын – актёр ислам динен кабул иткән.

Фильмнар премьерасы “Ривьера” күңел ачу комплексында узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.

Массакүләм мәгълүмат чараларын теркәү өчен телефон: 89172939706 (Резеда Закирова).

“Хозур ТВ” каналы тәүлек әйләнәсе ПАО “Таттелеком” кабельле челтәрендә (500 мең йорт), шулай ук Huzurtv.ru сайтында күрсәтә, 2018 елның 1 мартыннан телеканал татар һәм рус телләрендә эшли. “Хозур ТВ” каналын Youtube сервисында караучылар саны 24 миллион кешедән артып китте. Каналның үзенең 20 тапшыруы эшләнә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана