Мөхтәсибәтләрдә «Экстремизга – юк!» ункөнлеге дәвам итә

07 сентябрь 2018 ел 13:09
Мөхтәсибәтләрдә «Экстремизга – юк!» ункөнлеге дәвам итә

Бу көннәрдә Татарстанда «Экстремизга – юк!» ункөнлеге уздырыла. Республика мөхтәсибәтләрендә әлеге ункөнлек кысаларында оештырылган чаралар дәвам итә.

Шундый чараларның берсе Аксубай районында үткәрелде - анда конфессияара велойөреш узды. Чарада йөзләгән кеше – мәгариф бүлеге, район мәктәпләре хезмәткәрләре, шулай ук 7-11нче сыйныф укучылары катнашты. Старт алдыннан терактлар вакытында фаҗигале төстә һәлак булганнарны, шаһит киткәннәрне искә алуга багышланган митинг узды. Митингта Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, район прокуроры Эдуард Хиразев, район имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Ильнар хәзрәт Сафиуллин, Аксубай храмы рухание иеромонах Иоанн чыгыш ясады. Алар җәмгыятьтә экстремизм һәм терроризм чагылышларына юл куелырга тиеш түгеллеге турында сөйләде. Велойөреш маршруты Романов – Совет – Октябрь урамнары буенча үтте һәм Спорткомплекс янында төгәлләнде. Бу чара районда төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара тату яшәвен тагын бер кат раслады.

Ункөнлек кысаларындагы чираттагы чара Чистай мөхтәсибәтендә булды. «Росинка» тернәкләнү үзәгендә хезмәткәрләр һәм әлеге үзәккә йөрүчеләр белән әңгәмә оештырылды. Чарада Чистай шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары  Михаил Ксенофонтов, «Әниләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафиуллин, иерей Тимофей, шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәрләре катнашты. Алмаз хәзрәт билгеләп узганча, мөэмин мөселман тирә-юньдәгеләргә карата гадел, ачык күңелле – аның теленнән һәм кулларыннан башкаларга зыян килми. Ул ислам диненә терроризм һәм экстремизм төшенчәләренең бернинди катнашы булмавын ассызыклады.  

Моннан тыш, Түбән Кама районы имамнарының ай саен үткәрелә торган очрашуында да «Экстремизга – юк!» ункөнлеге турында сөйләшү булды. Түбән Кама мөхтәсибәте ункөнлек кысаларында рухи, тәрбияви, белем бирү, шулай ук спорт юнәлешләре буенча берничә чара планлаштырган. Аерым алганда, 9 сентябрьдә Түбән Кама мөхтәсибәте шәһәр һәм район мәчетләренә йөрүчеләр арасында мини-футбол буенча турнир уздырырга ниятли. Спорт чарасы «Гаилә» үзәк шәһәр паркында үтәр дип планлаштырыла. Турнирда Түбән Каманың Үзәк Җәмигъ мәчете, «Нур», «Кызыл Чишмә», шулай ук  Шенгәлче авылы мәчетләре мәхәлләсенә йөрүчеләр катнашачак. Оештыручылар сүзләренә караганда, һәр мәчеттән икешәр команда көч сынашыр дип көтелә. Турнир дуслыкны ныгыту һәм мөселманнарның уңай образын күрсәтү максатыннан  үткәрелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана